Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Кыңгырау сәхнәгә чакыра

«Без – Менделеев дәвамчылары» район халык иҗаты фестивале кысаларында мәгариф хезмәткәрләренең иң креативлары С. Гассар исемендәге мәдәният сараенда үзләренең сәхнә осталыкларын күрсәттеләр.

Укытучылар, тәрбиячеләр җитди костюмнарын концерт киемнәренә алыштырдылар, мәктәп эшләрен бер читкә куеп, сәхнәне яуларга исәпләделәр. Алар җырладылар, биеделәр, төрле уен коралларында уйнадылар.

Беренче мәктәп укытучылары заманча «Импульс» бию композициясен тәкъдим итте. 4 нче мәктәп мөгаллимнәре тамашачыны совет заманындагы Бондюг чорына кайтарып, «Иске өрәңге» җырын театрлаштырды.

− Номерны укучылар белән бергә әзерләдек, тиешле киемнәр юнәттек. Фестиваль үзебезнең мөмкинлекләрне ачу мөмкинлеге бирде, − ди педагог-оештыручы Раушания Землекова.

Программада көнчыгыш, чегән, мексика, рус биюләре дә урын алды. Аларны тәэсирле һәм оста итеп Юлия Комарова (Мәгариф идарәсе), Лилия Дождикова (БИҮ), 3 нче мәктәпнең хореографик коллективы, 11 нче балалар бакчасы үзешчәннәре башкарды.

− Без һәрвакыт позитив дулкында, шуның өчен «Минем Марусечкам» стильле биюен тәкъдим иттек. Барысының да кәефен күтәрергә теләдек һәм шулай булды да, − ди 11 нче бакча тәрбиячесе Елена Сәлимова.

Ижёвка, Илнәт мәктәпләре һәм балалар бакчалары коллективлары иҗади номерлары беләдн шатландырдылар.

3 нче мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Анна Орлова һәм «Светлячок» балалар бакчасы тәрбиячесе Ксения Стахеева «Без Менделеев дәвамчылары» һәм «Минем шәһәр» шигырьләрен сәнгатьле укыдылар.

Фестивальдә катнашучылар 27 номер тәкъдим иттеләр һәм югары башкару осталыгын күрсәттеләр. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айдар Сәфәргалин һәм Мәгариф идарәсе начальнигы Эрнст Сәфәргалиев тирән эчтәлекле концерт өчен укытучыларга һәм тәрбиячеләргә рәхмәт белдерделәр. Алар һәр музыкаль чыгышка креатив һәм осталык кына түгел, күңел җылысы да салынуын билгеләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев