Кышны җыр-бию белән озаттык
Якшәмбе көнне Монай авылының күпфункцияле үзәге янындагы мәйданда халык күп иде. Җирлек башлыгы Нурия Сапаева эгидасында клуб хезмәткәрләре оештырган Масленица бәйрәменә олысы-кечесе ашыкты. - Үзәк халыкны җәлеп итү урыны булды. Кешеләр монда теләп йөри. Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка һәм район башлыгы Игорь Приваловка аны төзүдә булышканнары өчен рәхмәт, - ди Нурия...
Якшәмбе көнне Монай авылының күпфункцияле үзәге янындагы мәйданда халык күп иде. Җирлек башлыгы Нурия Сапаева эгидасында клуб хезмәткәрләре оештырган Масленица бәйрәменә олысы-кечесе ашыкты.
- Үзәк халыкны җәлеп итү урыны булды. Кешеләр монда теләп йөри. Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка һәм район башлыгы Игорь Приваловка аны төзүдә булышканнары өчен рәхмәт, - ди Нурия Рәсимовна.
Җыелганнарны ихластан котлап, ул Монайга бәйрәм шатлыгын уртаклашырга килгән коллегалары һәм авыл җирлекләре артистларына рәхмәт белдерә.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Павел Миронов һәм мәдәният идарәсе начальнигы Лилия Галиева котлауларга кушылалар.
Импровизацияләнгән сәхнәдә халыкның кул чабуы астында Песәй, Яңабирде, Татар Чаллысы, Монаш, Иске Гришкин, Илнәт, Монай, Акътәҗек, Тихоново, Татар Тәкәше фольклор коллективлары бер-бер артлы чыгыш ясый. Григорий Галкин һәм Ольга Подшивалова, Жанна Кузнецова һәм Елена Иванова башкарган дәртле җырлар алкышларга күмелә.
Төп геройлары Федот патша (Денис Сазонов) һәм Аннушка няня (Елена Щербакова) булган сәхнәләштерелгән тамашаны җыелганнар зур кызыксыну белән күзәтте.
Монай мәктәбе укучылары шамакайлар ролен оста башкардылар. Балаларны шатландырып, җирле эшкуарлар Антиповлар һәм Сазоновлар тәмле коймаклар белән сыйлыйлар.
- Коймак - Масленица бәйрәменең атрибуты, кояш символы, сыйланыгыз. Безнең умарта балыннан да авыз итегез, - дип кунакчыллык күрсәтә Әлфирә Әхмәтхановна.
- Кышны озатканда карачкы яндыру төп вакыйга була. Һәр елны без аны чираттагы бәйрәмгә Роза Хәлиловна Йосыпова белән ясый идек. Ә бу юлы мин якташларым һәм килгән кунаклар өчен аны әзәрләүдә рәхәтләнеп булыштым, - ди Светлана Замятина.
- Шул ук вакытта теләгәннәр әйлән-бәйлән җырлый, уеннарда катнаша. Күңел ачу азагында Кыш карачкысы язга әзерлек билгесе буларак яндырыла.
Шул ук көнне менделеевлылар да "Юность" РМЙ янындагы мәйданда кышны озатты.
Биеклектә халык бәйрәме атрибуты - карачкы тора, аның тирәсендә олысы, кечесе фотога төшә. концерт номерларын һәм театральләштерелгән тамашны шәһәр һәм авыллар үзешчән артистлары әзерләде. Район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин бәйрәм белән котлады.
Сәүдәгәрләр Масленица атнасы символы - коймак һәм шашлык белән сыйладылар.
- Кышны озату бәйрәме безнең күпмилләтлелекне билгели, - диләр ирле-хатынлы Сәлаховлар, коймак - русныкы, шашлык - Кавказдан, җырлар - удмуртча, биюләр - татарча. Иң мөһиме - тынычлык һәм милләтләр дуслыгы.
Ак карга сөрем сарып, Масленица карачкысы бер мизгел эчендә янып бетте. Ата-бабаларыбыз фикеренчә, бу вакытта утта барлык күңелсезлекләр янган, яңа, имин тормыш башланган.
Лариса Кривилева
Ольга Смолькова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев