Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

"Көз гүзәле"н сайладылар

Ижёвка мәдәният йортында "Көз гүзәле"н сайлау чарасы узды. Укучы кызлар "Визит карточкасы", "Уңганнар", "Көзге материаллардан кул эшләре", "Сәхнә осталары" бәйгеләрендә үзләрен артистларча таныттылар. Җирлек башлыгы Валентина Пономарёва рәислегендәге жюри, һәркемнең чыгышын бәяләп, шундый нәтиҗәгә килде: Надя Рябова бар сынауларны "5"ле билгесенә узды һәм "Көз гүзәле" титулына ия булды . "Иң...

Ижёвка мәдәният йортында "Көз гүзәле"н сайлау чарасы узды.
Укучы кызлар "Визит карточкасы", "Уңганнар", "Көзге материаллардан кул эшләре", "Сәхнә осталары" бәйгеләрендә үзләрен артистларча таныттылар. Җирлек башлыгы Валентина Пономарёва рәислегендәге жюри, һәркемнең чыгышын бәяләп, шундый нәтиҗәгә килде: Надя Рябова бар сынауларны "5"ле билгесенә узды һәм "Көз гүзәле" титулына ия булды . "Иң матур" дигән исемне Олеся Пушкарёва яулады. Эльза Галиева "Иң сөйкемле" дип аталды. "Фантазиягә ия" кыз - Гөлназ Нәгыймова, "Күңелле елмаючы" дигән исем Рузана Йосыповага насыйп булды. "Романтика сөюче" - Дарья Сидорова. "Мөлаем" титулын Юля Рамазанова алды. Мәдәният йорты директоры Алла Затирко катнашучыларны котлап ал тасмалар, диплом тапшырды. "2012 елның Көз гүзәле" Ксения Чепкасова җиңүчегә таҗ тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Ижевка Менделеевск яналыклары