Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Ленинградтан хат”

Менделеевскида беренче мәртәбә С.Гассар исемендәге мәдәният сараеның театраль төркеме "Ленинградтан хат" спектакль-мюзиклын тәкъдим итте. Спектакль чын вакыйгаларга нигезләнеп язылган, ул сугыш елларында Тихоново авылына эвакуацияләнгән Ленинград балалары тормышы турында сөйли. 2008 ел башында Тихоново мәктәбенә директоры исеменә Венгриянең башкаласы Будапешттан хат килә. Анда Венгрия гражданины Балинт Йожев хатыны Нина Моргунованың...

Менделеевскида беренче мәртәбә С.Гассар исемендәге мәдәният сараеның театраль төркеме "Ленинградтан хат" спектакль-мюзиклын тәкъдим итте.

Спектакль чын вакыйгаларга нигезләнеп язылган, ул сугыш елларында Тихоново авылына эвакуацияләнгән Ленинград балалары тормышы турында сөйли. 2008 ел башында Тихоново мәктәбенә директоры исеменә Венгриянең башкаласы Будапешттан хат килә. Анда Венгрия гражданины Балинт Йожев хатыны Нина Моргунованың сугыш елларында 18 нче Ленинград журналистлары йорты балалары төркеме составында эвакуацияләнгәне турында хәбәр итә.

Пьеса геройлары - сугыш чоры балалары Шура Романов, Нина һәм Ляля Моргуновалар, Саша Николаев, Оскар Лари Ленинград блокадасында калган реаль кешеләр. Актёрлар Иван Созонов, Эмилия Шиһапова, Ульяна Егорова һәм Лаврентий Аванесян тәкъдим ителгән хәлдә булып кына калмадылар, әлеге тарихны үз йөрәкләре аша үткәрделәр. Залда булган һәркем сугыш чоры балалары бәласенә битараф калмады, аларның халәтен һәм михнәт чигүләрен күңелләре аша үткәрде. Евдокия Кузьминична ролен тирән хисләр белән Лариса Кривилёва уйнады, Анна Лазаревнаны - Гөлнара Шәймәрдәнова. Картинаның режиссёр-куючысы - Гөлназ Стрелкова, хореограф-куючы - Ләйсән Латыйпова.

Район башлыгы урынбасары Альберт Саттаров һәм ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокина мондый куелышларның ул коточкыч вакыйгаларны онытмаска мөмкинлек бирүен билгеләделәр. Безнең бурыч: бар дөньяда тынычлыкны саклау һәм кабаттан сугышны булдырмау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X