«Ля-Ля-Фа» балалар вокал-эстрада студиясе коллективы «Музыкаль йолдыз яңгырында»
Мәдәният сараеның Лира Улько җитәкчелегендәге «Ля-Ля-Фа» балалар вокал-эстрада студиясе коллективы «Музыкаль йолдыз яңгыры» республика вокал сәнгате фестиваль-конкурсында катнашты.
Конкурс Яр Чаллыда узды. Беренче тур I дәрәҗә дипломантларны билгеләде. Алар Кира Шишова, Ульяна Егорова, Самина Низамова. Диләрә Нәҗметдинова –II дәрәҗә дипломант.
Икенче турда, көчле көндәшлек шартларында, Татарстан шәһәрләреннән иң яхшы вокал коллективлар һәм солистлар ярыштылар.
Максатка омтылучанлык, җиңүгә омтылу, иҗади азарт «Яшьтәшләр» һәм «Ля-Ля-Фа» вокал-эстрада студиясе төркемнәре кызларына яхшы чыгыш ясарга мөмкинлек бирде. «Туган як» җырын башкарып, алар I дәрәҗә лауреат булдылар. «Классиклар» төркеме –I дәрәҗә дипломант.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев