Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Ля-ля-фа” музыкаль дулкынында

С.Гассар исемендәге мәдәният сараеның "Ля-ля-фа" коллективы беренче мәртәбә отчет концерты белән зур сәхнәдә чыгыш ясады. Яшь артистлар үсә төштеләр, алар иҗатын яратучылар саны да артты - кече залда концертка керергә теләүчеләрнең барысына да урын җитми иде. Солистлар - Бөтенроссия, республика, район музыкаль конкурслары лауреатлары матур җырлар башкарды. Нәни йолдыз Камилла...

С.Гассар исемендәге мәдәният сараеның "Ля-ля-фа" коллективы беренче мәртәбә отчет концерты белән зур сәхнәдә чыгыш ясады.
Яшь артистлар үсә төштеләр, алар иҗатын яратучылар саны да артты - кече залда концертка керергә теләүчеләрнең барысына да урын җитми иде. Солистлар - Бөтенроссия, республика, район музыкаль конкурслары лауреатлары матур җырлар башкарды. Нәни йолдыз Камилла Садыйкова өчен сәхнәдә чыгыш ясау яраткан шөгыль, концерт барышында ул берничә мәртәбә киемен алмаштырып, берничә композиция башкарды. Владимир Костин репертуарында өлкәннәр җырлый торган мәхәббәт хисләре турында лирик җырлар. Айрат Шәрәфетдинов, Алина Овчарова һәм Рәмилә Гайнетдинова артистларча оста башкарулары белән тамашачыны шаккатырды. Концерт барышында бер үк вакытта җырларга һәм Рональдо булу турында хыялланырга мөмкин булуына инандык. Руслан Хәбиров башкаруындагы "Футбол" җыры бигрәк тә малайлар күңеленә хуш килде.
Коллектив җитәкчесе Лира Улько концерт кына түгел, үзенчәлекле шоу әзерләгән. Балаларның киемнәре һәм хәрәкәтләре сайланган композицияләргә тәңгәл килде. Ретро күлмәкләр һәм хәрби формада киенгән өлкән төркем сугыш чоры җырын башкарды.
- Безнең чыгышлар спектакльне хәтерләтсен дип тырышабыз. Ныклап әзерләнәбез, җырның темасы һәм жанрына туры китереп киемнәр сайлыйбыз, хәрәкәтләр өйрәнәбез. Тамашачы тыңларга гына түгел, карарга да килә, шунлыктан укучыларның сәхнә осталыгы дәресләрендә өйрәнгәннәрне күрсәтү мөмкинлеге бар, - дип сөйли Лира Ниловна.
Әти-әниләр, энекәшләре җырчыларга чәчәкләр бүләк иттеләр, бер генә артистның чыгышы аннан башка булмый диярлек. Алдагы еллардагы кебек иң күп чәчәк букеты Сирануш Овсеһян өлешенә туры килде. Туганнары аның чыгышын карарга күпләр килгән.
- Сирануш җырларга ярата, ул безнең чын артист кебек. Бу коллективта дүрт ел шөгыльләнә. Һәр концерттан соң горурлык хисе кичерә, - дип апасы Ася Григорян һәм гаилә дуслары Арминэ Карганян.
Мәдәният бүлеге начальнигы Павел Миронов һәм С.Гассар исемендәге мәдәният сарае директоры Лилия Галиева уңышлы чыгыш ясаган коллективны котладылар. Анастасия Аверинага вокал студияне тәмамлау турында таныклык бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары