Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Матурлык кайда яши

Шундый исемдәге декоратив-кулланма иҗат буенча V ачык күргәзмә-конкурста катнашучы оста куллы укучы шул сорауга җавап эзләде. Түбән Камада оештырылган республика бәйгесе Татарстанда экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елына багышланды. Балалар сәнгать иҗатын үстерүне, кул эшләре традициясен саклауны максат итеп куйган бәйгедә иҗат үзәгенең "Камелия" берләшмәсе дә катнашты. Алена Стахеева...

Шундый исемдәге декоратив-кулланма иҗат буенча V ачык күргәзмә-конкурста катнашучы оста куллы укучы шул сорауга җавап эзләде. Түбән Камада оештырылган республика бәйгесе Татарстанда экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елына багышланды.
Балалар сәнгать иҗатын үстерүне, кул эшләре традициясен саклауны максат итеп куйган бәйгедә иҗат үзәгенең "Камелия" берләшмәсе дә катнашты. Алена Стахеева "Чәчәк ясау" номинациясендә икенчелекне алды. Ул түгәрәкне 10 елга якын җитәкләүче Алсу Садыйкова кул астында шөгыльләнә. Тихоново мәктәбе укучысы Ландыш Зарипова да уңышка иреште. Кыз "Сувенир" номинациясендә шулай ук икенче урынга ия булды. (җитәкчесе Лидия Нәгыймова). Җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды. Иҗат ярышында көчләрен сынаучы Зилә Хафизова, Татьяна Чернова, Анжела Рейс, Саша Пучинина, Софья һәм Диана Семеноваларга конкурс таныклыгы бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары яћалыклар