Мәдәният хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәменә
Шәһәрдә мәдәният хезмәткәрләренә багышланган тантаналы чара узды. БСМ залында без сәхнәдә күрергә гадәтләнгән кешеләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләргә җыелдылар.
Иҗади эшчәнлек өчен лаеклы котлаулар, рәхмәт сүзләре һәм бүләкләүләрне шәһәр һәм авыллар клублары, китапханәләр, Балалар сәнгать мәктәбе, Мәдәният идарәсе хезмәткәрләре кабул иттеләр.
– Бүген, елның бер көнендә, без тамашачы урынына утырып, сәхнәдәге тамашаны күзәтә алабыз, – дип билгеләде С.Гассар исемендәге мәдәният сараеның бихисап концертларын, проектларын, чараларын алып баручы Виктор Никифоров.
Район башлыгы Валерий Чершинцев котлауларга кушылды. Аның сүзләренчә, мәдәният хезмәткәрләренең хезмәте территориянең рухи яктан үсешенә китерә. Район халкы республиканың мәдәни тормышында актив катнаша. Валерий Сергеевич күптән түгел Менделеевскида узган “Йолдызлык” республика фестиваленең сайлап алу турын билгеләде.
– Безнең районда шартлар яхшы, ләкин ирешелгәннәрдә тукталып калырга тиеш түгелбез, эшләр һәм бурычлар күп. Авыллар мәдәният йортларын ремонтлауны дәвам итәбез. Барысы да яхшы барса, агымдагы елда Гришкинда яңартылган клуб ишекләрен ачачак.
Рәсми өлеш тәмамланганнан соң Балалар сәнгать мәктәбе фойесында кеше таралмады. Мәдәният вәкилләре үзара аралаштылар, бер-берсен котладылар, хис-тәэсирләре, планнары белән уртаклаштылар, фотога төштеләр. Алар районның хис-кичерешләре фонын тәэмин итүләрен аңлыйлар.
– Мәдәният хезмәткәрләре кемгәдер һәм нәрсәгәдер гашыйк булырга тиешләр. Чөнки иҗади процесс даими илһам таләп итә,– ди БСМ педагогы Анна Напольских. – Мин хезмәттәшләремә иҗат итүләрен һәм хезмәтләреннән канәгатьлек хисе алуларын телим.
Регина Антонова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев