Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Мәдәният сарае онлайн-режимда

Сергей Гассар исемендәге мәдәният сарае онлайн-режимда эшләүгә күчте. Әлеге акция белән хезмәткәрләр менделеевлыларга үз-үзләрен изоляцияләүдә ярдәм итәргә һәм кәефләрен күтәрергә булдылар.

Учреждениенең YouTube youtube.com/channel каналында соңгы еллардагы мәдәни вакыйгалар урнаштырылган.

– Программаны Ә.Ахунов исемендәге Халык театры ачты. Тамашачы онлайн режимында 2017 елдагы «Ленинградтан хат» спектакль-мюзиклын карый алдылар. Спектакль чын вакыйгаларга нигезләнгән, ул сугыш елларында Тихоново авылына эвакуацияләнгән Ленинград балалары турында, – дип белдерде Мәдәният сарае директоры Ләйсән Латыйпова. – Бер көндә аны 500 кеше карады. Шәһәр һәм район халкына өйләрдә калырга ярдәм итүебезгә без шатбыз.

Интернет ресурста “Шаян” РФ халык иҗатының атказанган коллективының 2019 елдагы отчёт концерты урнаштырылды. Җомга көнне, 3 апрельдә«Талларым» татар җырлары ансамбленең «Без кабызган учаклар» юбилей концерты күрсәтелә. Шимәдә, 4 апрельдә «Ля-Ля-Фа» балалар вокал-эстрада студиясенең «Безнең җырыбыз, оч!» отчёт концерты тәкъдим ителәчәк. Премьераларның вакыты 17 сәгатьтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X