Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Мәдәният учаклары үсештә

Фәймә Вахриева Мәдәният өлкәсендә хезмәт куючылар район башлыгы Игорь Привалов белән традицион очрашуга җыелдылар. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары мәдәният идарәсе начальнигы Павел Миронов узган елгы эш нәтиҗәләре, киләчәккә бурычлар белән таныштырды. Район мәдәният учреждениеләрендә ике йөздән артык кеше эшли. Биш хезмәткәр - ТРның атказанган мәдәният эшлеклесе. Узган елда учреждениеләрнең матди-техник...

Фәймә Вахриева
Мәдәният өлкәсендә хезмәт куючылар район башлыгы Игорь Привалов белән традицион очрашуга җыелдылар.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары мәдәният идарәсе начальнигы Павел Миронов узган елгы эш нәтиҗәләре, киләчәккә бурычлар белән таныштырды.
Район мәдәният учреждениеләрендә ике йөздән артык кеше эшли. Биш хезмәткәр - ТРның атказанган мәдәният эшлеклесе. Узган елда учреждениеләрнең матди-техник базасын ныгытуга игътибар бирелгән. Яңабирде мәдәният йортында капиталь ремонт башкарылды, Бөрешледә, С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда эшләр дәвам итә, сәнгать мәктәбенең түбәсе яңартыла. Ижевкада "Авыл клублары" республика программасы нигезендә мәдәният учагы ачылу район тормышында зур вакыйгага әверелде.
Фольклор ансамбльләр милләтләрнең гореф-гадәтләрен, халыклар дуслыгын ныгытуга күләмле өлеш кертә. Коллективлар төрле конкурсларда уңышка ирешәләр. Сәнгать мәктәбенең биш бүлегендә өч йөздән артык бала тәрбияләнә. Балалар һәм педколлектив катнашында оешкан ансамбльләр район һәм республикакүләм бәйгеләр призерлары.
Китапханә системасы һәм учреждениеләрдә шөгыльләнүче укучыларның эшләре еш кына җиңүчеләр исемлегенә керә.
Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре фәнни тикшеренүгә, Менделеевск районы, Карпов исемендәге химия заводы тарихын барлауга, күргәзмәләр, чаралар оештыруга зур игътибар бирәләр.
Район башлыгы Игорь Привалов мәдәниятнең халык тормышында тоткан урынын билгеләп үтте һәм аның үсешенә һәрдаим ярдәм күрсәтәчәген, киләчәктә Монай һәм Камай клубларында ремонт эшләре планлаштырылуын белдерде. Очрашу барышында мәдәният сарае директоры Лилия Галиева, сәнгать мәктәбе педагогы Елена Лыкова, Тихоново, Илнәт мәдәният йортлары директорлары Ольга Подшивалова, Степан Семяков ремонт эшләре, материаль база, аппаратура белән тәэмин итү мәсьәләләрен күтәрделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары актуаль