Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Менделеевча Можга Сабан туе

Көнне район башлыгы Игорь Привалов эгидасында артистлар, спортчылар, оештыру комитеты әгъзалары, предприятиеләр һәм учреждениеләр җитәкчеләре составындагы күпсанлы делегация Удмуртия Республикасының Можга шәһәрендә Сабантуй исемле бәйрәм марафонында катнашты. Менә инде 14 нче сезон Татарстан Хөкүмәте боерыгы буенча Менделеевск районы күршеләребез җирлегендә уникаль милли бәйрәмне үткәрүгә кураторлык итә, аны әзерләүдә ярдәм күрсәтә....

Көнне район башлыгы Игорь Привалов эгидасында артистлар, спортчылар, оештыру комитеты әгъзалары, предприятиеләр һәм учреждениеләр җитәкчеләре составындагы күпсанлы делегация Удмуртия Республикасының Можга шәһәрендә Сабантуй исемле бәйрәм марафонында катнашты.
Менә инде 14 нче сезон Татарстан Хөкүмәте боерыгы буенча Менделеевск районы күршеләребез җирлегендә уникаль милли бәйрәмне үткәрүгә кураторлык итә, аны әзерләүдә ярдәм күрсәтә.
Еллар узган саен, чиктәш шәһәрләр арасындагы дуслык ныгый, һәм Сабан туена зур канәгатьлек хисе һәм күтәренке кәеф белән ял итү, аралашу, чәчү эшләрен уңышлы тәмамлаган салалылар өчен шатлану өчен барлык милләт вәкилләре килә.
Удмуртия чигендә "Сөмбел" һәм "Кояшкай" фольклор ансамбльләре катнашындагы композиция белән беренче затларны җылы каршы алу булды. Чәк-чәктән авыз иткәч, делегация ипподромга юнәлде. Биредә инде азартлы тамашаны хозур кылыр өчен халык җыелган. Без күп тапкырлар ат чабышларында җиңү яулаган спортчы Марат Гарифуллинның туганнары - өч яшьлек кечкенә оныгы, кызы Ләйсән белән килгән Наил Габделфәтович һәм Габделбәр Галәветдинович белән әңгәмә кордык.
- Марат спортның бу төре белән 12 яшеннән шөгыльләнә. Шул еллар дәвамында ул почет пьедесталында торды. Без бу юлы да аңа уңыш елмаер дип ышанабыз.
Җыелганнарның карашлары чабышкылар кузгалып киткән юлга төбәлгән.
Быел чиста, катнаш токымлы атлар, гарәп чабышкылары арасындагы дүрт заездда Әгерҗедән, Алабугадан, Удмуртиянең өч районыннан җайдаклар, шул исәптән өч якташыбыз катнашты.
Гарәп чабышкылары арасындагы киеренке ярышта тәҗрибәле җайдак Алексей Леонтьев идарә иткән Изумруд кушаматлы айгырның җиңүе куанычлы булды. Атның хуҗасы - Менделеевск районы администрациясе.
Калган ике заездда почетлы икенче һәм өченче урыннарга хуҗалары Бәзәкәдән фермер Рәфис Таҗиев һәм Менделеевск икмәк заводы булган Лапилла, Драйв һәм Филимон кушаматлы чабышкылар чыкты. Җиңүче җайдакларга Сабантуй иганәчеләреннән мул призлар тапшырылды.
Чиста токымлы айгырлар җайдаклары - Можгадан Марат Гарифуллин (беренче урын), Бәзәкәдән Марат Таҗиев (икенче урын), Әгерҗедән Рамил Бикмөхәммәтов (өченче урын) Игорь Приваловтан акчалата бүләкләр алдылар.
Көн уртасына тантана "Можга" мәдәни-спорт комплексының үзәк мәйданына күчте, анда бәйрәмнең рәсми өлешен ачу булды.
Җыелганнарга сәламләү сүзе белән Можга шәһәре башлыгы Сергей Пантюхин мөрәҗәгать итте, Менделеевск районы җитәкчелегенә чараны үткәрүдә актив катнашуы һәм ярдәме өчен рәхмәт белдерде.
- Күрше шәһәр - Менделеевск кунакларыннан башка безнең бәйрәм бай эчтәлекле һәм күркәм булмас иде, - диде ул.
Игорь Привалов Президент Рөстәм Миңнеханов юллаган котлау адресын укыды.
Котлаулар церемониясенә Удмуртиянең сәнәгать һәм икътисад министры вазифаларын башкаручы Олег Родионов, Татар иҗтимагый үзәге рәисе Камил Кудашев, Дәүләт Думасы депутаты Руслан Галиев һәм башкалар кушылды.
Яшел келәмле мәйданда Татарстанда һәм Удмуртиядә яшәүче халыкларның костюмнары чуар салават күпере булып балкыды.
Авансәхнәгә тамашачылар өчен очкынлы музыкаль-хореографик композиция әзерләгән Гассар исемендәге мәдәният сарае, БИҮ фольклор коллективларының 80нән артык катнашучысы чыкты.
- Сәхнә тамашасына "Шаян", "Кристалл", "Очарование" ансамбльләре, "Менделеевсказот" ҖЧҖнең иҗат коллективы җәлеп ителде. Композиция талантлы хореографлар Нәкыя Насыйфуллина, Ләйсән Латыйпова, Анна Рябова җитәкчелегендә әзерләнде. Бүген "Шаян" һәм "Кристалл"ның төп составы Казанда республика Сабан туенда катнаша, - диләр горурлык белән Можга бәйрәмен оештыручылар - район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Павел Миронов һәм Мәдәният идарәсе начальнигы Лилия Галиева.
Тамашачылар сәхнәгә титуллы "Талларым", "Купанча", "Рапсодия" ансамбльләренең, солистлар Виктор Никифоров, Галина Богданова, Гөлнара Шәймәрдәнова, Клара Галләмованың, алып баручы Рәкыйга Хәмәтгалимованың һәр чыгышын көчле алкышлар белән каршы алалар.
Шул арада милли уеннар һәм ярышлар башлана. Һәркемгә көчен сынау, җитезлеген дәлилләү мөмкинлеге бирелә.
Көрәштә абсолют батыр исеменә 40ка якын спортчы дәгъва белдерә. Нәтиҗәдә яшь көрәшчеләр арасында якташыбыз Илдар Әһлиев җиңү яулый. Ул бүләккә безнең район башлыгыннан тәкә, Можга шәһәре башлыгыннан "Кызыл йолдыз" фабрикасында эшләнгән комод алды.
75 килограмман югары авырлык категориясендә беренче урынга Яр Чаллы спортчысы Илдар Хәмитов чыкты. Ул Сабантуйның абсолют батыры да булды.
Милли көрәш герое иганәче Игорь Приваловтан үзеннән ике тапкыр авыррак булган тәкәне җилкәсенә салып почет түгәрәге әйләнде.
Бәйрәм кичкә кадәр дәвам итте, музыка тавышы тынмады, сәүдә павильоннары һәм аттракционнар эшләде.
- Бәйрәм искиткеч оештырылган. Без Можгага туганнарыбызга килдек һәм стадионга чыктык, - ди менделеевлы Фәридә Уразманова.
Игорь Анатольевич, кызыгудан туктап кала алмыйча, территория хуҗалары белән җирле паркта урнаштырылган күзәтү тәгәрмәчендә әйләнде.
- Панорама күз явын алырлык. Бәйрәмгә кешенең күп килүе һәм аларның таралырга ашыкмавы куандыра. Димәк, Сабантуй ошый. Безнең республикаларга бүлешер әйбер юк. Җир йөзендә тынычлык булсын, безнең балалар беркайчан да сугышны белмәсеннәр, - диләр Игорь Привалов һәм Сергей Пантюхин.

Лариса Кривилева

Рәис Сәхапов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Сабантуй Можга

2
X