Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Менделеевлылар “Төш” карады

Гассар исемендәге мәдәният сараенда Туфан Миңнуллинның "Төш" мелодрамасы сәхнәләштерелде. Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма театры артистлары катнашкан спектакльнең режиссеры - Россиянең атказанган артисты, Татарстанның сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин. Гөлназ Нәүмәтова, Илфак Хафизов һәм Татарстанның халык артистлары Ләлә Миңнуллина, Зөләйха Хәкимҗанова үз рольләрен оста башкарулары, үзенчәлекле хор чыгышы тамашачыда җылы...

Гассар исемендәге мәдәният сараенда Туфан Миңнуллинның "Төш" мелодрамасы сәхнәләштерелде.

Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма театры артистлары катнашкан спектакльнең режиссеры - Россиянең атказанган артисты, Татарстанның сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин. Гөлназ Нәүмәтова, Илфак Хафизов һәм Татарстанның халык артистлары Ләлә Миңнуллина, Зөләйха Хәкимҗанова үз рольләрен оста башкарулары, үзенчәлекле хор чыгышы тамашачыда җылы хисләр калдырды. Мәдәният идарәсе начальнигы Лилия Галиева театр коллективына тирән эчтәлекле сәхнә әсәре һәм көн кадагындагы мәсьәләләрне халыкка җиткерүдәге намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яңалыклары спектакль