Менделеевлылар Универсиадада: кем җан аткан, кем тәртип саклаган
604
0
0
Маргарита Григорьева, Акътәҗек авылыннан "Памаш" фольклор ансамбле җитәкчесе: - Без район делегациясе вәкиле буларак Универсиаданың мәдәни программасында катнаштык. Чыгышлар Кремльдән ерак булмаган мәйданчыкта үтте. Телевидение журналистлары бригадасы безнең янга килгәч, гаҗәпләнеп, сорадык : «Ни өчен нәкъ менә безне сайладыгыз?" Һәм шундый җавап ишеттек: "Сезнең костюмнарыгыз матур, үзенә җәлеп итеп тора...
Маргарита Григорьева, Акътәҗек авылыннан "Памаш" фольклор ансамбле җитәкчесе:
- Без район делегациясе вәкиле буларак Универсиаданың мәдәни программасында катнаштык. Чыгышлар Кремльдән ерак булмаган мәйданчыкта үтте. Телевидение журналистлары бригадасы безнең янга килгәч, гаҗәпләнеп, сорадык : «Ни өчен нәкъ менә безне сайладыгыз?" Һәм шундый җавап ишеттек: "Сезнең костюмнарыгыз матур, үзенә җәлеп итеп тора һәм ихлас күңелдән җырлыйсыз". Кызганыч, көчле яңгыр башлану сәбәпле, программаны кыскарттылар.
Алексей Богатов, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлеге хезмәткәре:
- Уеннар барышында Казанда булдым, безнең вазифа Универсиада объектларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү иде. Мин баскетбол ярышлары узган "Мирас" спорт комплексында кизү тордым. Баскетболчылар ярышканны карарга давакыт таптым.
- Марат Зарипов, нотариус:
- Универсиада ачылуга билетларны бер ел алдан алдык һәм гаиләм белән түземсезләнеп бу вакыйганы көттек. Зур тәэсир алырбыз дип фаразлаган идем. Әмма күргәннәребез без көткәнчә генә булып чыкмады. Югары дәрәҗәдә оештырылган шундый искиткеч тамашаны тасвирларга сүзләр җитми. Тавыш, ут, махсус эффектлар - боларның барысына кеше көче, тырышлыгы куелган.
Илебез җитәкчелеге өчен дә шатланабыз. Тантана барышында Владимир Путинның элеккеге һәм хәзерге Президентларыбыз М.Шәймиев һәм Р.Миңнехановка хөрмәтле мөнәсәбәте күңелләрнең нечкә кылларына кагылды. Яшьлек, рухи дәрт, спорт азарты хөкем сөргән ярышларны зур кызыксыну белән күзәттек. Суга сикерү аеруча тәэсирләндерде, анда безнең спортчы Евгений җиңде. Улым Равил җиңел атлетика белән шөгыльләнә, яшүсмерләр разряды бар. Киләчәктә ул Универсиада һәм Олимпия уеннарында катнашыр дип хыяллана.
Елена Садовникова, "Бердәм Россия" партиясенең җирле башкарма комитеты белгече:
- Универсиада ачылу тантанасы, аның чараларын оештыру зур тәэсир калдырды - барысы да төгәл, оешкан төстә, күләмле. Шундый гаммәви вакыйгада катнашуыма ышанасы килми. Әһәмиятле чараны әзерләү һәм үткәрү өчен нинди талант иясе булырга кирәк. Сәхнәдән күзне алып булмады. Республикам өчен горурланып утырдым.
Сергей Темников, полиция подполковнигы, Менделеевск эчке эшләр бүлегенең җыелма отряды җитәкчесе:
- Безнең 30 кешедән торган отряд "Мәскәү" спорт комплексында куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм җәмәгать тәртибен саклау белән шөгыльләнде. Һәр хезмәткәрнең үз җаваплылык зонасы булды. Мин министр боерыгы нигезендә дүрт - Менделеевск, Апас, Югары Ослан һәм Еврей автономияле округы җыелма отрядлары вакытлы оешкан объект өчен җаваплы идем. Кизү торганда гадәттән тыш хәлләр күзәтелмәде. Хезмәткәрләргә Универсиаданы тамаша кылу мөмкинлеге булмады - график бик киеренке иде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
18 май 2022 - 12:16Менделеевск судында ачык ишекләр көне Беренче мәктәпнең 10В сыйныф укучыларына судья һөнәре турында сөйләделәр һәм ведомство эшчәнлеге белән таныштырдылар.4500
-
18 май 2022 - 11:36Социаль чертәрләрдә Зәй районындагы смерч фотосы барлыкка килде Смерч Татарстанда сирәк күренеш6300
-
17 май 2022 - 16:05Менделеевскида эшсезләр саны арткан Эшсезлек дәрәҗәсе 0,28%тан 0,34%ка кадәр үсте9700
-
17 май 2022 - 15:38Менделеевскида Геройлар узышының үткәрелү көне билгеле Хәрби-спорт уенының планлаштырылган датасы – 27 август10400
-
17 май 2022 - 14:28Рөстәм Миңнеханов Менделеевскида ачылачак лицейны финанслауга ризалык биргән Район җитәкчесе Радмир Беляев Президентка 80 миллион сумга финанслау үтенече белән мөрәҗәгать итте11300
-
17 май 2022 - 14:19Менделеевск сәнгать мәктәбе: «Хыялга таба атла» «Очарование» хореографик ансамбленең отчет концерты узды11700
-
17 май 2022 - 13:12Меделеевскида меңләгән агач утыртылды Шәһәрне яшелләндерү экологик-санитар айлык кысаларында оештырылды.10200
-
17 май 2022 - 13:04Менделеевск сәхнәсендә асылташ балкыды «Кристалл» эстрада биюе халык ансамбленең отчет концерты булды.12300
-
18 май 2022 - 10:52Менделеевск эшмәкәрләре район җитәкчесе ярдәмен алачакларРадмир Беляев менделеевск производстволарын өстәмә сату нокталары белән тәэмин итүне йөкләде.6700
-
11 май 2022 - 13:31Менделеевскида халык иҗаты фестивале төгәлләнде, «Аммоний» рульдәРадмир Беляев җиңүчеләргә I, II, III дәрәҗә лауреат дипломнары тапшырды.15100
-
13 май 2022 - 09:04Язгы кыр эшләренә чыккан менделеевлыларга куркынычсызлык кагыйдәләрен искәрттеләр «Челтәрле компания» АҖ «Алабуга электр челтәрләре» филиалы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә электр үткәрүче линияләрнең саклык зонасында һәм энергообъектлар янында язгы кыр эшләре алып бару вакытында куркынычсызлык кагайдәләрен саклауның кирәклеген исләренә төшерә.20700
-
12 май 2022 - 14:04Менделеевлыларга электр корылмалары янында тәртип кагыйдәләрен искә төшерделәр Шуны да онытмагыз, үзегезнең үрнәк − балаларны өйрәтүнең иң яхшы ысулы.17300
-
16 май 2022 - 15:18Менделеевск үзәк хастаханәсе хәбәр итә Бер атна эчендә 140тан артык менделеевлыга ашыгыч медицина ярдәме күрсәтелгән.16600
© 2011 - 2022. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84