Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Менделеевлылар "Балкыш" лауреатлары

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә ветераннар арасында «Балкыш» («Сияние») V Республика үзешчән башкаручылар фестивале узды.

Анда Татарстанның барлык шәһәр һәм районнарыннан өченче яшь вәкилләре катнашты. Менделеевскины “Туганайлар” керәшен ансамбле һәм и С.Гассар исемендәге “Илһам” хореографик ансамбле тәкъдим итте. 

Гала-концерт Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан узды. Бәйгедә катнашучылар чыгышларга җитди әзерләнгәннәр. Татарстанның төрле төбәкләрендә яшәүче өлкән буын вәкилләре филармония сәхнәсенә зәвыклы милли костюмнарда чыктылар, тел һәм мәдәни колоритның күптөрлелеген күрсәтеп халык җырларын һәм биюләрен башкардылар. 
“Илһам” хореографик ансамбле (җитәкчесе Лилия Бахтиярова) һәм “Туганайлар” керәшен җырлары фольклор ансамбле (җитәкчесе Анна Рябова) матур киемнәре, ягымлы елмаюлары, милли биюләр һәм җырларны оста башкарулары белән тамашачыны һәм жюри әгъзаларын әсир иттеләр. 
Фестиваль йомгаклары буенча коллективлар лауреат дипломнары һәм акчалата премия белән бүләкләнделәр. 
– Иҗат бәйгесеннән яхшы кәеф һәм уңай тәэсирләр алдык. Безнең коллектив башка шәһәрләрдән килгән катнашучыларны киләчәктә тагын да яхшырак иҗат итәргә дәртләндерде, – дип фикерләре белән уртаклашты районда Россия пенсионерлары Союзының җирле бүлеге рәисе Розия Бикметова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев