Менделеевлылар Денис Мацуев концертында булдылар Мәдәният
Чара Яр Чаллының орган залында узды
РФ халык артисты Денис Мацуев һәм ТР Дәүләт симфоник оркестры «КАМАЗ-мастер» спорт командасы хөрмәтенә концерт куйдылар. Моннан тыш, автошәһәрдә мәскәү педагогларыннан Фонд стипендиясе ярышларына (соисканиесенә) мастер-класслар һәм тыңлап карау узды.
РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина ярдәмендә мастер-классларга һәм тыңлап карауларга Чаллының сәнгать мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләре генә түгел, Менделеевски, Әгерҗе, Актаныш, Минзәлә һәм Тукай районнарыннан да сәләтле балалар килделәр.
Россия пианисты-виртуоз концертында Балалар сәнгать мәктәбенең музыкаль бүлекчәсе укучылары, район җитәкчесе Радмир Беляев җитәкчелегендә бюджет учреждениеләре җитәкчеләре дә булдылар.
– Музыканың сихри дөньясында булырга мөмкинлек бирүләренә рәхмәт! Барысы да ошады, – диделәр менделеевлылар.
фото А. Когогина архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев