Менделеевлылар Татарстанны ярата
Бу хисләрне алар Республика көненә багышланган тантаналы концертта җырлар һәм биюләр аша күрсәттеләр.
Чара ТАССРның 100 еллыгына багышланган фильм караудан башланды. Җыелганнарга котлау сүзләре белән район башлыгы Валерий Чершинцев һәм туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов мөрәҗәгать иттеләр. Әлеге истәлекле көндә алты яшь гражданга паспортлар тапшырылды. Юбилее уңаеннан район башлыгының адреслы папкасы белән «Спецстрой» ҖЧҖ директоры Геннадий Парамонов бүләкләнде. Аннан соң концерт программасын районда яшәүче милләт вәкилләре, балалар вокал һәм хореографик коллективлары дәвам итте
– Шундый яхшы әзерлекле концерт булды, – дип фикерләре белән уртаклашты Рания Җиһаншина, – сезнең шәһәрдә еш булам, позитив үзгәрешләр күз алдында. Менделеевскиның арытаба да чәчәк атуын телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев