Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Менделеевск һәм Алабуганы иҗади хезмәттәшлек берләштерде

БСМ сәхнәсендә эстраданың яшь йолдызлары Бөтенроссия, республика күләмендәге фестивальләр дипломантлары һәм лауреатлары - Алабуганың мәдәният һәм сәнгать колледжы студентлары чыгыш ясады. Бу юлы алар "Яхшы кәеф" дип исемләнгән сәхнәләштерелгән шоу күрсәттеләр. Концерт попурридан башланды. Анда "Приключения Шурика", "Вечера на хуторе близ Диканьки" комедияләреннән сәхнәләштерелгән өзекләр һәм "Битва экстрасенсов" проекты тәкъдим...

БСМ сәхнәсендә эстраданың яшь йолдызлары Бөтенроссия, республика күләмендәге фестивальләр дипломантлары һәм лауреатлары - Алабуганың мәдәният һәм сәнгать колледжы студентлары чыгыш ясады.
Бу юлы алар "Яхшы кәеф" дип исемләнгән сәхнәләштерелгән шоу күрсәттеләр. Концерт попурридан башланды. Анда "Приключения Шурика", "Вечера на хуторе близ Диканьки" комедияләреннән сәхнәләштерелгән өзекләр һәм "Битва экстрасенсов" проекты тәкъдим ителде. Аннан вокал һәм биюләрнең чын фейерверкы булды. Кыш бабай һәм Кар кызыннан башка Яңа ел алды тамашасы узамы? Алар да менделеевлыларны якынлашып килүче бәйрәм белән котларга чыктылар.
- Без концерт карарга гаиләбез белән килдек, анда зур кызыбыз Сөмбел катнашты, ул актёрлык сәнгате факультетының өченче курс студенты, - ди дүрт бала анасы Айгөл Насыйрова. - Тамашадан ихлас канәгатьләнү алдык. Училище укытучыларына рәхмәт.
- Концерт бер сулышта үтте. Ветераннар исеменнән оештыручыларга рәхмәт белдерәбез, - ди пенсионерлар берлеге рәисе Розия Бикметова.
Бу көнне район хакимияте һәм колледж арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. Район башлыгы исеменнән урынбасары Константин Макаров студентларга рәхмәт әйтте һәм залдагыларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады. Концерт шәһәрнең Яңа ел алды чараларына старт бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яћалыклары Алабуганыћ мђдђният џђм сђнгать колледжы