Менделеевск сәхнәсендә асылташ балкыды
«Кристалл» эстрада биюе халык ансамбленең отчет концерты булды.
«Кристалл» ансамбле хореография юнәлешләреннең төрлелеген күрсәтеп, 18дән артык номер тәкъдим итте. Берсен берсе алыштырып баручы чыгышларны «Шигърият моңнары» композициясе башлады.
Нәни биючеләр өр яңа «Гномиклар» биюен күрсәттеләр. Күптән тамашачы күңелен яулаган «Без рок яратабыз», «Ботка, пеш», «Балалайка», «Укы, бие һәм ут чыгар», «Әби - чәбиләр», биюләре һәр концертның үзгәрешсез бизәге булды. Төп состав репертуарында барлыкка килгән кантемперери стилендәге «Дуслар әңгәмәсе» − үзенчәлекле чыгыш булып башкалардан аерылып торды.
Мәдәният идарәсе начальнигы Екатерина Шиһапова кристаллыларны уңышлы чыгышлары белән тәбрик итте. Иң изге теләкләрен җиткерде һәм менделеевлыларны ансамбльнең 28 майда С. Гассар исемендәге мәдәният сараенда узачак юбилей концертына чакырды.
Гөлназ Фамуллина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев