Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Менделеевск торналары башкорт сәхнәсендә

Гүзәл Зиннәтуллина җитәкләгән "Очарование" үрнәк бию ансамбле "Баек" башкорт биюе халыкара балалар телеконкурс-фестивалендә Татарстанны тәкъдим итте. Ул Башкортстанның Күгәрчен районында узды. Фестивальдә Башкортстан, Төньяк Осетия, Кыргызстан, Чувашстаннан, Әстерхан өлкәсеннән һәм башка төбәкләрдән 1000 бала катнашты. Биючеләрне милли киемнәр кигән кызлар кымыз белән каршы алдылар. Конкурсантлар таулар арасында урнашкан "Мурадым" лагерында...

Гүзәл Зиннәтуллина җитәкләгән "Очарование" үрнәк бию ансамбле "Баек" башкорт биюе халыкара балалар телеконкурс-фестивалендә Татарстанны тәкъдим итте. Ул Башкортстанның Күгәрчен районында узды.
Фестивальдә Башкортстан, Төньяк Осетия, Кыргызстан, Чувашстаннан, Әстерхан өлкәсеннән һәм башка төбәкләрдән 1000 бала катнашты. Биючеләрне милли киемнәр кигән кызлар кымыз белән каршы алдылар. Конкурсантлар таулар арасында урнашкан "Мурадым" лагерында яшәделәр, гадәти булмаган саф һава сулап, чиста күлдә су коендылар. Коллектив вәкилләре сүзләренчә, биш көн сизелми дә үтеп китте. Алар башкорт биюе буенча мастер-класс алдылар, милли герой Салават Юлаев һәйкәлен карадылар, дискотекаларда "ут чыгардылар", башка республикадан килүчеләр белән дуслаштылар.
Гала-концерт "Мурадым тарлавыгы" табигый паркының ачык сәхнәсендә узды. Менделеевлылар тамашачыны очкынлы "Тыпыр-тыпыр биергә" һәм лирик "Ак торналар артыннан" биюләре белән әсир иттеләр. Коллектив өйгә диплом, фестиваль логотибы төшкән шәхси бүләкләр һәм онытылмас тәэсирләр белән кайтты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Очарование

2
X