Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Менделеевск ветераннарының күңелләре яшь

Моны алар бәйрәм балында исбатладылар, вальста җилдәй җитез бөтерелделәр.

Өлкәннәр айлыгы уңаеннан һәм сайлау көннәре алдыннан ветераннарның традицион балы С. Гассар исемендәге мәдәният сараенда узды.

Бу кичтә көмеш яшьтәге кешеләрне танырлык түгел иде: зәвыклы киемнәрдә, матур прическаларда алар үз яшьләреннән күпкә яшь күренделәр.

«Сезне өлкән кешеләр дип атыйсы килми, — дип мөрәҗәгать итте район башлыгы Валерий Чершинцев. — Сез — ихтыяҗлы кешеләр: гаилә өчен дә, җәмгыять өчен дә кирәкле. Һәрвакыт сафта калыгыз, яшьләргә үрнәк булыгыз».

Котлауларга РФ социаль иминиятләштерү фондының ТР буенча региональ бүлекчә идарәчесе Павел Лоханов кушылды.

Алып баручылар Лариса Кривилёва һәм Виктор Никифоров тирән эчтәлекле программа әзерләгәннәр. Тантанада катнашучылар өчен «Шаян» һәм «Кристалл» ансамбльләре, «Ля-ля-фа» вокал студиясе музыкаль номерлар бүләк иттеләр.

Аннан соң булдыклы егетләр, кавалерлар — башкарма комитет хезмәткәрләре, мәктәпләр директорлары, җирлекләр башлыклары гүзәл ханымнарны вальска чакырдылар.

«Бәйрәм бик яхшы булды — күңел өчен һәм ихластан», — дип фикерләре белән уртаклашты Камай авылыннан Римма Юзикеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X