Менделеевски мәдәният хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды
Иҗади һөнәр ияләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләделәр.
Бәйрәм чарасын Балалар сәнгать мәктәбендә үткәрделәр. Концерт залына С.Гассар исемендәге мәдәният сарае, авыллар мәдәният йортлары, китапханәләр, музейлар, БСМ, БИҮ хезмәктәрләре җыелды.
Мәдәният хезмәткәрләрен район җитәкчесе Радмир Беляев, мәдәният идарәсе начальнигы Екатерина Шиһапова, Үзәкләштерелгән клуб системасы директоры Рәйхана Фәрхетдинова котладылар, аларга киләчәктә уңышлар, иҗат күтәренкелеге теләделәр һәм иң лаеклыларга бүләкләр тапшырдылар.
– Сез үз юнәлешегездә иң яхшылардан, афәрин! – дип билгеләде Р. Беляев.
ТР Мәдәният министрлыгының күкрәк билгесе белән мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен Балалар сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате укытучысы Надежда Сувернева билгеләнде. Авыл җирлеге территориясендә иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениесе булып Татар Чаллысы авыл мәдәният йорты танылды һәм 100 мең сум күләмендә грант алды. Муниципаль мәдәният учреждениесенең иң яхшы хезмәткәре – Иске Гришкин мәдәният йорты китапханәче Галина Бармакова, аңа 50 мең сумга грант сертификаты тапшырылды.
Кичә бәйрәм концерты белән дәвам итте. Җыелганнар БСМның «Наигрыш» ансамбле башкаруында инструменталь музыка тыңлап хозурландылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев