Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Менделеевскида «Аммоний» һәм «Менделеевсказот» җәмгыятьләре хезмәткәрләре катнашында район халык иҗаты фестивале узды

С. Гассар исемендәге Мәдәният сараенда «Аммоний» АҖ һәм «Менделеевсказот» ҖЧҖ хезмәткәрләре катнашында ХХ район халык иҗаты фестивале булды.

«Туган тел — халыкның җаны» исемле концерт туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланды. Үзешчән артистлар-заводлылар катнашындагы концерт бер мизгелдә узды.

Берничә сәгать дәвамында алар үзләренең иҗат осталыкларын күрсәттеләр, зәвыклы костюмнары белән тамашачыны шатландырдылар, кызыклы тамашалары, вокал һәм бию сәнгатенең барлык төсләре белән сокландырдылар.

Ахырда чарада катнашучыларга район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева мөрәҗәгать итте. Ул һәр номерның үзенчәлекле булуын һәм заводлыларның күңел җылысын биреп чыгыш ясауларын әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев