Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Менделеевскида Балалар сәнгать мәктәбендә 300 укучыны колачлаган отчет концерты узды

Фойеда рәсем сәнгате бүлекчәсе укучыларының эшләреннән күргәзмә оештырылды.

Шулай ук шәкертләрнең иҗат уңышларын — район, республика, бөтенроссия һәм халыкара дәрәҗәдәге күпсанлы дипломнарын да хозур кылырга мөмкин булды.

Тамашачы һәм кунаклар өчен педагоглар һәм тәрбияләнүчеләр зур тамаша әзерләделәр: уен коралларында оста итеп уйнадылар, хор һәм эстрада җырларын башкардылар, хореографик һәм театр куелышлары да читтә калмады.

Отчет концертының мәртәбәле кунаклары — район башлыгы Валерий Чершинцев, Мәдәният идарәсе начальнигы Екатерина Шиһапова, БСМ директоры Алия Абрамова укучыларга уңышлы чыгышлары, мөгаллимнәргә эстетик тәрбия бирүдә лаеклы иҗади эшчәнлекләре, балаларның сәләтләрен үстерүләре өчен рәхмәт белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев