Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Менделеевскида эш сәфәре белән ТР мәдәният министры Ирада Аюпова булды

Ул Татар Чаллысы, Тойгуҗа авыллары мәдәният йортларында, С.Гассар исемендәге мәдәният сарае һәм Халыклар дуслыгы йортында булды.

Милли проектны гамәлгә
Ирада Аюпова, район башлыгы Валерий Чершинцев һәм Мәдәният идарәсе начальнигы Екатерина Шиһапова Татчаллы авыл мәдәният йортын карадылар. Валерий Сергеевич «Мәдәният» милли проектын гамәлгә ашыру барышы турында сөйләде. Кунаклар өчен бина буйлап экскурсия үткәрелде.

Мәдәният йортына капиталь ремонт эшләре 2020 елның гыйнварында башланды. Объектны ремонтлау белән Юнэс Готин җитәкчелегендәге «Төзүче» ҖЧҖ предприятиесе шөгыльләнде. Күпфункцияле клуб салалыларның ял итү үзәгенә әверелде.

И.Аюпова шулай ук Тойгуҗадагы авыл мәдәният йортында булды, анда артистлар тамашачы яратып өлгергән «Сагынган чакларымда» спектакленнән өзек тәкъдим иттеләр. Театрләштерелгән тамаша ТАССРның – 100 һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланды.

– Менделелеевскида мәдәни тормыш кайнавына сокландым. Биредә талантлы һәм иҗади кешеләр яши, – дип белдерде Ирада Хафизҗановна, – сезгә сәламәтлек, имин тормыш һәм яңа иҗат уңышлары телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев