Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Менделеевскида III район татар җырлары фестивале булды Бәйге биш номинациядә үткәрелде

1 нче мәктәптә халкыбыз традицияләрен, үз халкының гореф-гадәтен, мәдәниятен, телен саклау һәм үстерү максатыннан «Татар моңы» III район татар җырлары фестивале узды.

Чарада мәгариф идарәсе начальнигы Алексей Миронов катнашты. Ул катнашучыларга һәм аларның остазларына рәхмәт белдерде, мәктәп директоры Александр Степановка, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәнисә Ибатуллинага фестивальне оештырулары һәм үткәрүләре өчен Рәхмәт хатлары тапшырды. 
Традиция буенча фестиваль биш номинациядә үткәрелде: татар телле мәктәптә укучылар; рус телле мәктәптә укучы вокал белән шөгыльләнгән һәм вокал белән шөгыльләнмәгән укучылар; төркем белән башкару; укытучылар. 
Фестивальдә район мәктәпләреннән 1-11 сыйныфта укучы 80 бала һәм 15 укытучы иҗат осталыгында сыналды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев