Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

МЕНДЕЛЕЕВСКИДА РИШАТ ТӨХВӘТУЛЛИН ЧЫГЫШ ЯСАДЫ

“Утсын төтен” – С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда шундый исемдә татар эстрадасының танылган җырчысы, Башкортостан Республикасының атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин концерты булды.

Җырчының 30 яшьлек юбилеена багышланган концерт югары дәрәҗәдә узды. Ришат моңлы һәм аһәңле җырлары, гаҗәеп тавышы белән тамашачы күңелен яулады. Халык һәм ретро җырлардан тыш ул иң яхшы хитлар һәм яңа композицияләр башкарды. Яшь җырчы Алия Карачурина үзенчәлекле чыгышы белән сокландырса, иҗат коллективы залдагыларны очкынлы биюләре һәм сыйфатлы музыкасы белән шатландырды.

Өч сәгать дәвамында көчле алкышлар тынып тормады.

– Концерт программасы югары дәрәҗәдә оештырылган. Репертуар искиткеч, сыйфатлы техника. Һәр җырлары тулы бер композиция. Тәэсирләр әйтеп бетергесез. Афәрин! – дип фикерләре белән уртаклаштылар менделеевлылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев