Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Менделеевскида Россия әләме көне узды

Россия Федерациясе Дәүләт әләме көнен илебездә 22 август көнне билгелиләр.

Президент фәрманы буенча ул 1994 елның 20 августыннан үткәрелә. Безнең илебезнең барык гражданнары өчен дә Россия әләме көне мөһим бәйрәмнәрдән санала. Конституция нигезендә нинди милләт вәкиле һәм диненә карамыйча власть халыклар кулында. Һәр россияле безнең билгене хөрмәтләргә һәм олыларга тиеш. Аны планетаның һәр почмагында беләләр, аның белән горурланалар һәм әләмнең тарихы турында беләләр. Дәүләтнең беренче затлары бәйрәмгә нигез салучылар дип исәпләнәләр, алар илдән читтә дә Россияне тәкъдим итәләр. Ел саен Россиядә Әләм көне киңкырлы чаралар белән билгеләнә. Календарьда әлеге дата бәйрәм көне дип саналмый, ләкин илнең һәр регионында 22 августны беләләр һәм билгелиләр. Традиция буенча төрле чаралар үткәрелә, бу уңайдан гражданнарга әләмнең тарихы турында сөйлиләр, яшь буында патриотик хисләр тәрбияләргә омтылалар. Шәһәрләрдә зур мәйданчыкларда яшьләр флешмоблары, төрле акцияләр үткәрелә, мото-автоузышлар оештырыла. Һәр россияле дәүләт символларының мөһимлеген белергә тиеш.

22 августта С. Гассар ис. Мәдәният сараенда шәһәр солистлары һәм иҗади коллективлар катнашында бәйрәм концерты узды. Анда Марина Комарова, Лариса Кривилева, Лира Улько, Раушана Зиннурова, Вячеслав Байрамгулов, Марина Костина, Виктор Никифоров, «Аккорд» вокал төркеме һәм «Ля-Ля-Фа» балалар вокал студиясе солистлары чыгыш ясады. Концертта шулай ук С. Гассар ис. Мәдәният сараеның хореографик ансамбльләре катнашты. Алар: атказанган «Шаян» халык иҗаты коллективы һәм «Кристалл» эстрада биюенең халык коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев