Менделеевскида «Үсенте» IV район балалар халык иҗаты фестиваленең гала-концерты булды
Сайлап алу турында 300дән артык конкурсант катнашты. Гала-концерт программасында барлыгы 24 иҗат номеры булды.
Чыгышлар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең – 75 һәм ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланды.
3 нче мәктәп укучысы Андрей Петров халыклар дуслыгы турында авторлык шигырен тәкъдим итте.
− Үз халкымның мәдәниятен яратам, башка милләтләрнекен хөрмәт итәм. Тугандаш Татарстанда яшим. Безнең горурланырлыгыбыз һәм кая омтылырга җирлегебез бар. Барысына да иминлек, дуслык, бердәмлек телим, − дип фикерләрен белдерде Андрей.
Ахырда «Нәфис сүз», «Вокал-соло», «Вокал ансамбльләр», «Хореография» номинацияләрендә лауреатларны бүләкләү тантанасы булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев