Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Менделеевскида шундый исемдә беренче бард җырлары фестивале узды

«Ушков утраулары» паркына гитарада уйнауны яратучылар, тамашачы җыелды.

Музыкаль бәйгедә ун бард катнашырга теләк белдерде. Шартлар буенча аларга ике җыр башкарырга кирәк иде. Чыгышларны компетентлы жюри бәяләде. Тамашачылар да катнашучылар өчен тавыш бирә алдылар, купоннарны салу өчен урна урнаштырылды.

Җыелганнарны башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айдар Сәфәргалин котлады, әлеге фестиваль традициягә керәчәк дип билгеләде. Бардлар авторлык әсәрләрен, Пастернак сүзләренә композицияләр сайладылар.

– «Никого не будет в доме» җырын башкарам, – дип бүлеште Радик Ахунҗанов. – Минем репертуарымда Борис Леонидович иҗатына һәрвакыт урын бар.
– Данияр Кәбиров чыгышы ошады, – дип билгеләде Кировтан килгән Галина Ефремова. – Аның өчен тавыш бирдем.

Нәтиҗәдә Д.Кәбиров “Тамашачы симпатиясе призы” дипломын алды, барлык катнашучылар номинацияләр буенча бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев