Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Менделеевскида ТР филармония джаз ретро-концерты

Беренче мәртәбә Менделеевскида ТР филармония джаз-оркестры ретро-концерт тәкъдим итте. Аның режиссёры ­ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Анатолий Василевский, художество җитәкчесе ­РФ атказанган һәм ТР халык артисты, профессор Лидия Әхмәтова. Тамашачы игътибарына яраткан җырлар, инструменталь композицияләр һәм XX гасырның дәртле бию ритмнары тәкъдим ителде. Тамашачы Лидия Әхмәтова, Халыкара конкурслар лауреаты Анна...

Беренче мәртәбә Менделеевскида ТР филармония джаз-оркестры ретро-концерт тәкъдим итте. Аның режиссёры ­ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Анатолий Василевский, художество җитәкчесе ­РФ атказанган һәм ТР халык артисты, профессор Лидия Әхмәтова. Тамашачы игътибарына яраткан җырлар, инструменталь композицияләр һәм XX гасырның дәртле бию ритмнары тәкъдим ителде. Тамашачы Лидия Әхмәтова, Халыкара конкурслар лауреаты Анна Агафонова, оркестр музыканты Андрей Фролов башкаруында "Киек казлар", "Эй, моряк", "Эти глаза напротив" һәм башка музыкаль әсәрләрне татар, рус, чит телләрдә тыңлап хозурланды.

Республика артистлары җылы кабул итүләре өчен район җитәкчесе Валерий Чершинцевка рәхмәт белдерделәр.

С.Гассар исемендәге мәдәният сарае директоры Радик Ахунҗанов менделеевлылар исеменнән артистларга рәхмәт белдерде һәм чәчәк бәйләме бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яңалыклары джаз