Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Менделеевскида «Ядкарь» әдәби-иҗат берләшмәсе эшли

Шәһәрнең татар китапханәсендә «Ядкарь» әдәби-иҗат клубы 2017 елның 10 февраленнән эшли башлады.

— Клуб татар әдәбиятын сөюче, шигърияткә мөкиббән китап укучыларны берләштерә. Кемдер үз уй-кичерешләрен шигырь юлларына сала, хикәяләр яза, аларны башкалар белән белән уртаклашып, күңеленә ямь таба, кемнедер әдәбият, тормыш турында әңгәмәләр, аралашу җәлеп итә, — дип фикерләре белән уртаклаша китапханә хезмәткәре Гөлназ Хафизова. — Истәлекле даталарга, вакыйгаларга багышланган әдәби кичәләр, иҗади кичерешләр хакында фикер алышулар бик җанлы уза клуб утырышларында. 


"Ядкарь«леләрнең иҗат җимешләре «Менделеевск яңалыклары» район газетасында басыла. Алар турында «Мәйдан» республикакүләм журналында языла һәм шигырьләр, хикәяләре бастырыла. 


«Ядкарь» клубы әгъзалары китапханә тормышында актив катнашалар, язучылар, шагыйрьләр белән очрашуларны көтеп алалар, район күләмендәге чараларда үз шигырьләрен укыйлар. Клубның сафлары яңа иҗат кешеләре белән тулылана.


— Күптән түгел рәсем ясау белән мавыгучы китап укучыбыз клубка кушылды. Ул туган як табигатен һәм кешеләрне бик матур итеп сурәтли,- дип дәвам итә Гөлназ Рафкиловна. 
«Ядкарь» әдәби-иҗади клубы утырышларында ирешелгән уңышлар билгеләп үтелә, киләчәккә планнар карала. Барлык иҗат әгъзаларының уртак җыентыгын чыгару планын тормышка ашыру максатында эш алып барыла.


Фотолар Татар китапханәсе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев