Менделеевскида өйләрдә социаль хезмәттән кулланучыларга «Серле космос» исемле виртуаль экскурсия оештырылды
Әлеге чара «Дөнья уч төбендә» технологияләрен гамәлгә ашыру кысаларында узды.
Социаль эшләр буенча белгечләр хезмәткәрләр белән берлектә социаль хезмәт күрсәтелүчеләр өчен космик очышлар, космосны яулау тарихы, күренекле астронавтлар, фәнни ачышлар һәм фәнни тикшеренүләр турында слайдлар күрсәттеләр һәм виртуаль чынбарлык күзлеге аша космосның серле дөньясында булдылар.
Ахырда җыелганнар виртуаль экскурсиядән алынган тәэсирләре белән уртаклаштылар, үзара фикер алыштылар. Алар оештыручыларга кызыклы экскурсия өчен рәхмәт белдерделәр.
фото-превью: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев