Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Менделеевскиның татар китапханәсендә ядкарьлеләрнең чираттагы утырышы

Татар китапханәсендә “Ядкарь” әдәби клубының чираттагы утырышы узды. Китапханәче Гөлназ Хафизова җыелганнарны “Ел китабы-2016” бәйгесе нәтиҗәләре белән таныштырды.

Татарстан Республикасының Милли китапханәсе, Мәдәният министрлыгы, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә үткәрелә торган бәйгедә 381 китап катнашкан. Шуларның 51е – чәчмә әсәрләр (проза), 75е – тезмә әсәрләр (шигърият), 44е – балалар әдәбияты, 49ы – рус телендә чыккан матур әдәбият, 92се – татар телендәге, 70е – рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр китаплар.

Татарстан нәшриятларында 2016 елда дөнья күргән, 2017 ел дәвамында иң күп укылган китапларны билгеләүдә республикабызның 1510 китапханәсе катнашкан, шул исәптән безнең район китапханәләре дә. Гәрәй Рәхим җитәкчелегендәге жюри җиңүчеләрне билгеләде.

Гөлназ Хафизова китапханәче-җиңүче дип табылган басмалар һәм аларның авторлары турында мәгълүмат бирде. Очрашуны дәвам итеп, “Ядкарь”леләр иҗат җимешләрен тәкъдим иттеләр: Гөлниса Евдокимова, Гөлсем Фәрдиева яңа язган шигырьләрен укыдылар.

Изге Рамазан ае уңаеннан әзерләнгән китап күргәзмәсе дә зур кызыксыну уятты. Әдәп-әхлак, балалар-оныкларны тәрбияләү, ураза тоту, хәер-сәдака бирү кебек сораулар буенча фикер алышынды. Фәимә Вахриева бу темага аңлаешлы, үтемле киңәшләрен бирде. Утырыш киләсе очрашуларга планнар билгеләү белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев