Менделеевскийда «Сандугачкай-2022» икенче республика балалар-үсмерләр вокал-хор бәйгесе узды
450дән артык катнашучы иҗат номерлары белән сокландырды, сәләтләрен яңа яктан ачты.
Бәйге Халыкара һәм Бөтенсоюз конкурслары лауреаты, РСФСРның атказанган артисткасы, Татарстан һәм Каракалпастанның халык артисты Вафирә Гыйззәтуллина истәлегенә, шулай ук Россия халыкларының мәдәни мирас елына багышланды.
26 мартта Балалар сәнгать мәктәбендә конкурска тыңлап карау оештырылды. Ел саен бәйгедә катнашучылар саны арта, географиясе киңәя. Агымдагы елда үз сәләтләрен 450дән артык катнашучы күрсәтте. Алар: 10 хор, 15 ансамбль, 150 яшь вокалчы, 45 җитәкче һәм 14 концертмейстер. Казан, Яр Чаллы, Алабуга, Түбән Кама, Нурлат, Минзәлә, Менделеевск, Тукай, Әлмәт районнарыннан балалар үзләренең иҗатларын тәкъдим иттеләр.
Яшь менделеевлылар шулай ук үзләренең сәләтләрен демонстрацияләделәр. Балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр сәхнәдә чыгыш ясадылар: «Дайяна» Арт-студиясе «До-ре-ми» җырын башкарды, ә кече төркем – «Солдатушки, бравы ребятушки»ны. София Минибаева, Әмирхан Фәйзрахманов, Самира Хисамова һәм Инна Нечаева «Джамайка», «Сандугач-кугәрчен», «Песня забавы», «Волшебник-недоучка» музыкаль композицияләре белән залдагыларның күңелләрен әсир иттеләр.
Дарья Колобкова, «Аккорд» вокал төркеме, «Ля-ля-фа» вокал-эстрада студиясе, «Классики» төркеме (С.Гассар исемендәге мәдәният сарае), Владислава Будрина һәм «Домисолька» балалар вокал-эстрада студиясе, «Калейдоскоп» төркемен (БИҮ) тамашачы җылы кабул итте.
«Сандугачкай» бәйгесе Гран-приын БСМ «Дайяна» арт-студиясенең кече төркеме яулады.
/ Анжела Райсян фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев