Менделеевскниның өч театраль коллективы Республика этабында чыгыш ясады
Мондый масштаблы вакыйга шәһәр театр дөньясында беренче мәртәбә булды.
Казанда «Иделкәем & Кариев варислары» VIII регионара балалар һәм яшьүсмерләр театр(драма һәм курчак) сәнгате коллективлары, студияләре Фестиваль – бәйгесе узды.
Беренче мәртәбә бәйгенең Республика этабына Менделеевскийдан өч коллектив узды:
- С.Гассар ис. Мәдәния сараеның А. Ахунов исемендәге халык театры (реж. Стрелкова Г.Ф.)
- Балалар сәнгать мәктәбенең «Алтын ачкыч» Балалар театр коллективы (реж.Климова М.В.)
- Балалар иҗат үзәгенең «Прикосновение» Яшь тамашачы театр студиясе (реж. Напольских А.Н.)
Алар үз пьесаларын Казанның Г. Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачы театры сәхнәседә тәкъдим иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев