Мәгариф җырлый һәм бии
Район халык иҗаты фестиваленең чираттагы концертын мәгариф хезмәткәрләре тәкъдим итте һәм ул С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда тулы аншлаг белән үтте. Педагоглар, балаларга белем бирү белән беррәттән, әхлакый һәм эстетик тәрбияләүне дә максат итеп куялар. Һәм монда укучыларына үзләре үрнәк булып торалар. Ә аларның күбесенең сәнгать сөюләре, җырга-биюгә осталыклары турында әйтеп...
Район халык иҗаты фестиваленең чираттагы концертын мәгариф хезмәткәрләре тәкъдим итте һәм ул С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда тулы аншлаг белән үтте.
Педагоглар, балаларга белем бирү белән беррәттән, әхлакый һәм эстетик тәрбияләүне дә максат итеп куялар. Һәм монда укучыларына үзләре үрнәк булып торалар. Ә аларның күбесенең сәнгать сөюләре, җырга-биюгә осталыклары турында әйтеп тә торасы юк. Бу көнне концертны тамаша кылырга килгән һәркем моның шулай икәнлегенә инанды. Мөгаллимнәр һәр номерны үзенчәлекле, иҗади якын килеп башкардылар. Мәсәлән, 7 нче балалар бакчасының, БИҮ белән берлектә 3 нче мәктәпнең, 7 нче мәктәпнең иҗат төркемнәре куйган мини сәхнә күренешләре тәрбияви темага багышланды.
2012 ел Татарстанда Тарихи мирас елы дип игълан ителде. Фестиваль дә әлеге теманы ачуны максат итеп куя. 1 нче һәм 3 нче мәктәпләр укытучылары әлеге учреждениеләрнең үсеш тарихына тукталдылар, алар бәян иткән номерлар видеоэкранда темага кагылышлы кадрлар белән баетылды. Шул ук теманы 122 нче һөнәр училищесы да дәвам итте. Алар башлангыч һөнәри белем бирү этапларын сәхнәләштерделәр, хәзер училищеда үзләштерелүче белгечлекләрне пропагандаладылар.
Быел Пионерия оешмасына 90 ел тула. Балалар иҗаты үзәге педагог-пионер әйдаманнары ул чорның пионер җырларын отышлы башкардылар.
Мәктәп директорларына да осталыкларын күрсәтергә форсат чыкты: аларның менуэт биюе, вокаль-инструменталь ансамбльгә кушылып җырлавы көчле алкышларга күмелде.
Коррекция мәктәбенең фольклор төркеме "Буран әбиләре"ннән кимен куймады: чуваш, рус һәм татар телләрендә үзләре иҗат иткән такмакларны яңгыратты.
Конферансье рольләрен Гөлнара Гудовская һәм Гөлназ Стрелкова оста башкардылар.
Концертта 160 укытучы һәм тәрбияче, өстәмә белем бирү педагогы сыналды. Һәр чыгыш кызыклы, бай эчтәлекле булды. Бу турыда коллегаларын җылы котлаган мәгариф идарәсе начальнигы Резедә Гайфуллина да әйтте. Резедә Әнвәровна катнашучыларга, шулай ук фойеда оештырылган күргәзмәгә кул эшләре тәкъдим итүчеләргә Рәхмәт хатлары һәм премияләр тапшырды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 гыйнвар 2021 - 15:53Татарстанның кайбер районнарында медицина кадрлары җитми Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышында медицина хезмәткәрләре җитмәгән районнарны атады.3200
-
22 гыйнвар 2021 - 10:48Иң яхшы Халыклар дуслыгы йорты Халыклар дуслыгы йорты директоры Фирүзә Габдрахманова сүзләренә караганда, узган елда барлык чаралар да өч күренекле дата: ТАССРның –100 еллыгын, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең – 75 еллыгын, район оешуның 35 еллыгын бәйрәм итү кысаларында оештырылды.8100
-
22 гыйнвар 2021 - 10:47Районда терлекчелек буенча ел йомгаклары уңай Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнур Фәрухшин сүзләренчә, 2020 елда терлекчелек продуктлары 335 миллион сумга җитештерелде, бу узган елның отчет чорына караганда 16 %ка артык.7600
-
22 гыйнвар 2021 - 10:46Татарстанда 13 яшьлек кыз югалган Мәктәп укучысы Яшел Үзәндә 18 гыйнварда югалган. Эзләү отрядының социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә шул хакта хәбәр ителә.7300
-
21 гыйнвар 2021 - 16:26Менделеевск районында яшәүче хезмәт ветераны Оркыя Фатыйхова 90 яшен билгеләде Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Екатерина Ямалиева Оркыя Шәймөхәмәтовнаны 90 яшьлек юбилее белән котлады, аңа Россия Президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Валерий Чершинцев исеменнән открыткалар, истәлекле бүләкләр тапшырды.8700
-
21 гыйнвар 2021 - 16:24Менделеевскида Бөтенроссия яшь хоккейчылар клубының зона ярышлары узды 20-21 гыйнварда «Айсберг» Боз сараенда «Алтын алка» яшь хоккейчылар клубы Бөтенроссия ярышларының зона этабы узды.8600
-
21 гыйнвар 2021 - 16:17«Менделеевские новости» редакциясендә хуш ис яратучы кызлар очрашуы булды Чара «Татарстанның эшлекле хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы яклавында узды. Очрашуда иҗтимагый оешма Президенты Лиана Сәетова һәм аромастилист Елена Комадинская катнаштылар.8900
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.11500
-
21 гыйнвар 2021 - 16:16Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсендә «перезагрузка»Халыклар дуслыгы йортында Бөтендөнья татар конгрессы Менделеевск бүлекчәсенең отчёт-сайлау җыелышы булды.8700
-
15 гыйнвар 2021 - 10:41Эшлекле очрашуда районның социаль-икътисадый мәсьәләләре каралдыРайон башлыгы Валерий Чершинцев РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина белән территориянең социаль-икътисадый мәсьәләләрен тикшерде.11100
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.11500
-
19 гыйнвар 2021 - 15:49Эшлекле киңәшмәдә яңа билгеләнүләр турында хәбәр иттеләр Хакимияттә предприятиеләр, оешмалар җитәкчеләре белән киңәшмәне район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева үткәрде.10400
-
21 гыйнвар 2021 - 10:42«Алтын башак» хуҗалыгында проблемалы мәсьәләләр каралды Хакимият бинасында район башлыгы җитәкчелегендә 2020 елга «Алтын башак» ҖЧҖ эшчәнлеге буенча баланс комиссиясе утырышы булды.10100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика