Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

«Мин сугышта булдым» хроник-документаль фильм-спектакле тәкъдир ителде

С.Гассар ис. мәдәният сараеның Әшраф Ахунов исемендәге халык театры «Мин сугышта булдым» хроник-документаль фильм-спектакль тәъдир итте.

Режиссер-куючы Гөлназ Стрелкова фильмында 45 театрал катнашты. Төшерүләр Сәйтәктә, Тын Тауда һәм поселокта барды. Картина язмышларын сугыш аерган ике гашыйк тарихын тасвирлый. Василий (Ильяс Артамонов) һәм Полина (Эльвина Истиева) өйләнешергә хыялланалар, ләкин егеткә Кызы Армия сафларына чакыру килә. Сугыш вакыйгалары 1942 елның көзендә Сталинградта җәелдерелә. Ватан өчен барган бәрелешләрдә Василий һәлак була. Гаиләсе – әнисе Наталья Николаевна (рольне Марина Комарова уйнады) һәм әтисе Федор Павлович (Марат Шакиев), сөеклесенең йөрәкләрендә ул мәңгегә яшәячәк.



Театрның актерлар составын район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева котлады.

– Фильм тетрәндергеч, карау барышында төрле хисләр кичерәсең, – дип билгеләде ул.

Актерларның уйнавы күңелләргә үтеп керде, залдагыларның күзләренә яшьләр китерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев