Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Мәктәп укучылары автордан автографлы китап алды

    Үзәк китапханәдә Ык Тамагында яшәүче шагыйрь Дмитрий Петрович Кожанов 3 нче мәктәпнең 8А сыйныфы укучылары белән очрашты. Чара Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Шунлыктан анда яңгыраган шигырьләрнең дә бер өлеше патриотик темага булды. Дмитрий Петрович сугыш чорындагы авыр балачагы, эшчәнлеге, иҗаты, гаиләсе турында сөйләде. Ул үсмер елларын һәм беренче мәхәббәтен...

    Үзәк китапханәдә Ык Тамагында яшәүче шагыйрь Дмитрий Петрович Кожанов 3 нче мәктәпнең 8А сыйныфы укучылары белән очрашты.

    Чара Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Шунлыктан анда яңгыраган шигырьләрнең дә бер өлеше патриотик темага булды. Дмитрий Петрович сугыш чорындагы авыр балачагы, эшчәнлеге, иҗаты, гаиләсе турында сөйләде. Ул үсмер елларын һәм беренче мәхәббәтен искә алды, мәктәп һәм укытучылары турында аеруча җылы хисләр белән уртаклашты. Кешелеклелек, җаваплылык, изгелек, хезмәт сөючәнлек - ветеранга хас сыйфатлар. Әйләнә-тирәдәгеләргә бай тәҗрибәсен, күңел җылысын бүләк итәргә әзер булуы сизелеп тора.
    Дмитрий Петрович балаларга һәм педагогларга автографы белән китабын бүләк итте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: