Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Нәфис сүз осталары бәйгесе

"Юность" РМЙда татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаенннан 16 нчы мәртәбә нәфис сүз осталарының район бәйгесе узды. Аның максаты - күренекле әдипнең иҗатын популярлаштыру, яшь буында татар шигърияте дөньясына кызыксыну һәм мәхәббәт уяту, милли мәдәниятнең кыйммәтләрен аңлату, сәләтле балаларны ачыклау. Мәгариф бүлеге һәм мәдәният идарәсе...

"Юность" РМЙда татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаенннан 16 нчы мәртәбә нәфис сүз осталарының район бәйгесе узды. Аның максаты - күренекле әдипнең иҗатын популярлаштыру, яшь буында татар шигърияте дөньясына кызыксыну һәм мәхәббәт уяту, милли мәдәниятнең кыйммәтләрен аңлату, сәләтле балаларны ачыклау.

Мәгариф бүлеге һәм мәдәният идарәсе оештырган шигърият бәйрәмендә 21 мәктәпкәчә мәгариф һәм гомуми белем бирү учреждениеләреннән дүрттән алып унҗиде яшькә кадәрге 110га якын бала катнашты.

Жюри рәисе, мәгариф бүлеге методисты Эльмира Гыйльфанова билгеләвенчә, конкурста катнашучыларның саны елдан-ел арта, шунысы куанычлы, татар телен камил белгән балалар белән беррәттән биредә рус төркемендәгеләр дә актив катнашалар һәм җиңү яулыйлар.

Бәйгедә катнашучылар Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Хәсән Туфан, Гадел Кутуй, Сибгат Хәким һәм башка шагыйрьләрнең әсәрләрен сайлаганнар. Мәктәпкәчә яшьтәгеләр күренекле шәхесләребезнең балалар өчен язылган шаян һәм җитди шигырьләренә өстенлек бирсәләр, .урта һәм олы яшьтәге укучылар татар теле һәм халкының бөеклегенә дан җырлаучы, аның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәген чагылдыручы темаларны яктырттылар, туган як, туган җирнең матурлыгын тасвирладылар.

Биш сәгать дәвамында барган киеренке бәйге нәтиҗәләре буенча, ниһаять, сәнгатьле сөйләм белән танылучылар ачыкланды. 27 апрельдә 14 сәгатьтә сайлап алу турын уңышлы узган кырык биш бала "Юность" РМЙда узачак йомгаклау конкурсында катнашуга юллама алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яңалыклары шигърият