Нәфис сүз осталарының йомгаклау концерты
"Юность" РМЙда татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай тууга 130 ел тулуга багышланган нәфис сүз осталары район бәйгесенең йомгаклау концерты булды. Анда мәктәпкәчә мәгариф һәм гомуми белем бирү учреждениеләре арасында сайлап алу турын уңышлы узган балалар катнашты. "Юность" район мәдәният йорты директоры Лилия Галиева конкурста катнашучыларны һәм залдагыларны сәламләп, лаеклы...
"Юность" РМЙда татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай тууга 130 ел тулуга багышланган нәфис сүз осталары район бәйгесенең йомгаклау концерты булды. Анда мәктәпкәчә мәгариф һәм гомуми белем бирү учреждениеләре арасында сайлап алу турын уңышлы узган балалар катнашты.
"Юность" район мәдәният йорты директоры Лилия Галиева конкурста катнашучыларны һәм залдагыларны сәламләп, лаеклы җиңүләр теләде.
Концерт милләтебезнең сөекле улы Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында мавыктыргыч документаль фильм күрсәтүдән башланды.
Мәдәният идарәсе начальнигы Екатерина Шиһапова концертта катнашучыларга, җиңүчеләргә, аларның җитәкчеләренә рәхмәт белдерде һәм район мәгариф идарәсе методисты Эльмира Гыйльфанова белән берлектә шәкертләргә диплом, шаһәдатнамә, бүләкләр һәм татлы призлар тапшырды.
Жюри фикеренчә, урыннар татар һәм рус төркемнәрендә укучылар арасында билгеләнде. Нәтиҗәдә, беренче урынга Ринас Шириев (Песәй мәктәбе), Рамил Нургалиев (Турай) һәм Денис Чернов (3 нче) лаек булдылар. Станислав Буланов (1 нче) Гран-прига ия булды.
Балалар бакчалары арасында Әминә Фәсхетдинова (7 нче) беренче урын яулады.
Ахырда балалар өчен шагыйрьнең "Кисекбаш" мультфильмы күрсәтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев