Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

ӘНИЛӘР ӨЧЕН КОНЦЕРТ

“Сөекле әниләр өчен” – С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда шундый исемдә бәйрәм концерты булды.

Әниләр көне белән әниләрне, әбиләрне район башлыгы Валерий Чершинцев котлады һәм иң яхшыларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

Район башлыгының Рәхмәт хаты актив тормыш позициясе, балаларга тәрбия бирүдә лаеклы үрнәк күрсәтүе өчен, тугрылыгы һәм бергә яшәүләренә 35 ел тулу уңаеннан Иосифовлар гаиләсенә тапшырылды. Рәхмәт хатлары белән ата-ана хезмәтен хөрмәт итүләре һәм ата-ана тәрбиясе булмаган балалар тормышында катнашулары өчен Гөлназ Стрелкова һәм Гөлнара Таһирова билгеләнделәр, бала тәрбияләүдә җиңел булмаган хезмәтләре, гаилә һәм рухи кыйммәтләрне саклауга керткән лаеклы өлеш өчен күпбалалы аналар Лариса Минголова һәм Лилия Любашина бүләкләнделәр.

– Тормыш иптәшем Алексей белән җиде бала тәрбиялибез. Захар, Ангелина, Назар, Аделина, Элина, Макар, Егор, аңа нибары бер яшьтә өч ай гына – безнең горурлыгыбыз һәм мәхәббәтебез. Алар – сихри көчкә ия, бары тик алга барырга һәм гел яхшыга гына өметләнергә ярдәм итәләр, – дип уртаклашты Лилия Любашина.

Ә.Ахунов исемендәге халык театры, “Шаян” һәм “Кристалл” бию ансамбльләре, С.Гассар исемендәге мәдәният сараеның “Аккорд” вокал төркеме, БСМның “Шатлык” хореографик коллективы, скрипкачылар ансамбле номерлары җылылык һәм яктылык белән тулды. Кузнецовлар, Герега, Шиһаповлар, Абрамовларның гаилә дуэтлары тамашачыга күтәренке кәеф бирде. Бәйрәм матур, лирик һәм тирән эчтәлекле булды.

Саннар һәм фактлар
Районда 367 күпбалалы, 18ендә тәрбиягә бала алынган һәм 42 опекун гаиләләр исәпләнә, аларда 35 һәм 55 бала тәрбияләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев