Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Нәүрүз бәйрәмендә әзербайҗаннар ут уйнатты

Көнчыгыш, Кавказ, төрек халыкларының яз килүне, көн һәм төн тигезлеген билгеләүче бәйрәме менделеев мәйданында күп шәһәрлеләрне җыйды. - Безнең өчен бу мөһим бәйрәм, - дип билгеләп үтте әзербайҗанлылар автономиясе рәисе Орудж Гасанов, - ул "яңа көн" дигәнне аңлата. Нәүрүз, традиция буенча, туганнар, дуслар белән бергә үткәрелә һәм милли традицияләрне, гаилә...

Көнчыгыш, Кавказ, төрек халыкларының яз килүне, көн һәм төн тигезлеген билгеләүче бәйрәме менделеев мәйданында күп шәһәрлеләрне җыйды.

- Безнең өчен бу мөһим бәйрәм, - дип билгеләп үтте әзербайҗанлылар автономиясе рәисе Орудж Гасанов, - ул "яңа көн" дигәнне аңлата. Нәүрүз, традиция буенча, туганнар, дуслар белән бергә үткәрелә һәм милли традицияләрне, гаилә кыйммәтләрен ныгытуга ярдәм итә.
Район җитәкчесе Валерий Чершинцев бу көнне Халыклар дуслыгы йортында булды, анда әзербайҗан диаспорасы вәкилләре үзешчән сәнгать номерлары һәм милли ризыклар тәкъдим иттеләр.
Аерым мәйданчыкта авыл хуҗалыгы ярминкәсе җәелдерелде. Фермерлар Р.Мәхмүдов, Н.Нигъмәтҗанов, И.Мөхәммәтгалиев, С.Зырянов, М.Гасанов һ.б.лар үз продукциясен тәкъдим итте. Менделеевлылар ит, бал, сөт, атланмай, кишер, чөгендер, икмәк ризыклары алдылар.
- Карабодайны үзебез үстерәбез, - ди җирлек башлыгы Ландыш Шияпова, - аны чәчүне бигрәк тә умартачылар сорый. Дөрес, соңгы еллардагы корылык аны үстерү өчен бик кулай түгел.
- Концерт та карадык, җирле җитештерүчеләр продуктларын да запасладык, - диләр пенсионерлар Наталья Колобова һәм Валентина Уварова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яңалыклары Нәүрүз бәйрәме