Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

«Перепутанная сказка» һәм «Микроскоп» спектакльләрен «Театраль Идел буе»нда карарга мөмкин

Фестиваль финалы 2021 елның мартында булачак.

«Театраль Идел буе» фестиваленең округ этабында Татарстан Республикасын Әлмәт нефть институтының «Дебют» студентлар коллективы «Микроскоп» спектакле белән, Казанның «ЕрашОК» балалар сатира һәм юмор эстрада театры «Перепутанная сказка» спектакле белән тәкъдим итәчәк.

Тамашачылар Татарстан, Башкортстан, Марий Эл, Мордовия, Удмуртия, Чувашия республикалары, Пермь крае, Киров, Түбән Новгород, Ульяновск, Оренбург, Самара, Пенза һәм Саратов өлкәләренең иң яхшы театр постановкаларын күрә алачак.

Төбәк этапларында җиңгән спектакльләрнең видеоверсияләре проектның http://театральноеприволжье.рф сайтында урнаштырылган.

Фестивальнең финалы быел мартта узачак. Финалга чыккан иҗат коллективларына истәлекле билгеләр һәм яңа спектакль сәхнәләштерү өчен максатчан грантлар тапшырылачак. Беренче урынга лаек булган коллективларга 200 мең, икенче урынга 150 мең, өченче урынны алган коллективларга 100 мең сум акчалата бүләк бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев