Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

«Песи йорты»нда кем яши

Бөтендөнья театр көненә Балалар сәнгать мәктәбендә Самуил Маршак пьесасы буенча әзерләнгән «Песи йорты» спектакле күрсәтелде. Аның режиссёр-куючысы Анна Напольских.

Залда утырган балаларга, аларның ата-аналарына һәм остазларына сәхнә геройлары белән әкият буйлап сәяхәт итүе күңелле һәм мавыктыргыч булды. БСМның эстетика бүлекчәсе педагогы А.Напольских сүзләренчә, театр сыйныфында 50гә якын кыз һәм малай укый.

– Бу әкиятне тугыз һәм ун яшьлек укучылар белән ел дәвамында әзерләдек. Мондый зур форматта беренче мәртәбә чыгыш ясадык. Үз осталыкларын өченче театр классының ун укучысы күрсәтте. 3 апрельдә алардан зуррак яшьтәге балалар чыгышы күздә тотыла, – дип билгеләде Анна Николаевна. –Әлеге спектакль белән Яр Чаллыда узачак «Без бергә булганда» Халыкара бәйгесендә катнашу планлаштырыла.

Рольләрне оста итеп Алена Матузок, Марк Кривоконев, Амиля Кантуганова, Арина Стахеева, Ләйсән Насыйрова, Алия Абдрахманова, Тимофей Филиппов, Элина Әхмәтова, Эльвина Зиннәтуллина һәм Зарина Камалетдинова башкардылар.

Спектакльне балалар бакчаларында һәм “Кама таңнары” приютында тәрбияләнүчеләр, мәктәпләрнең башлангыч сыйныфлар укучылары, ата-аналар, укытучылар, театр сөючеләр җылы кабул иттеләр.

– Артистлар һөнәри дәрәҗәдә уйнадылар. Рольләр дөрес сайланган, сәхнә костюмнары зәвыклы, бизәлеш тиешле дәрәҗәдә, актерларның сөйләме куелган. Режиссерның тырыш хезмәте сизелә, – дип тәэсирләре белән уртаклашты шәһәрдәшебез, элеккеге режиссер Фәридә Коростелева. – Зал матур, иркен, уңайлы. Киләчәктә яңадан-яңа спектакльләр булыр дип ышанабыз.

6 нчы «Алёнушка» мәктәпкәчә учреждениесе тәрбиячесе Мария Гагарина әйтүенчә, алар нәни артистлар чыгышыннан канәгать калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев