Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Питердан – диплом һәм тәэсирләр белән

    "Кристалл" үрнәк бию коллективы исәбенә тагын бер җиңү өстәлде. Яшь биючеләр Санкт-Петербургта узган "Раштуа алдыннан. Хореография һәм талантлар" исемле II Халыкара балалар-яшүсмерләр иҗаты фестиваль-конкурсында икенче урынны яуладылар. Коллектив җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Анна Рябова сөйләвенчә, конкурста катнашу балалар өчен җитди сынау булды. Барлыгы 107 коллектив үз осталыгын күрсәтергә җыелды....

    "Кристалл" үрнәк бию коллективы исәбенә тагын бер җиңү өстәлде.
    Яшь биючеләр Санкт-Петербургта узган "Раштуа алдыннан. Хореография һәм талантлар" исемле II Халыкара балалар-яшүсмерләр иҗаты фестиваль-конкурсында икенче урынны яуладылар.
    Коллектив җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Анна Рябова сөйләвенчә, конкурста катнашу балалар өчен җитди сынау булды. Барлыгы 107 коллектив үз осталыгын күрсәтергә җыелды.
    - Алар арасында начар биючеләр булмады, - дип билгеләп үтә Анна Александровна. - Безнең ансамбль концерт программасын иң ахырдан күрсәтте, балалар бик ялыктылар, шулай да уңышлы чыгыш ясадылар.
    "Девочка с Севера" һәм "На лесной тропинке" биюләре жюри тарафыннан югары бәяләнде.
    Мәдәни программа кысаларында менделеевлылар Пушкинда, Екатеринбург сараенда булдылар, гәрәбә бүлмәне, Казан, Исааков соборларын, Рус музеендагы дөньяви рәсем сәнгатенең гүзәл әсәрләрен күрделәр.
    Александр Владимиров фотосы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: