Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Предприятие яшьләре – акыл көрәшендә

    Казан, Чаллы, Әлмәт һәм Менделеевск шәһәрләреннән 15 команда эшләүче яшьләр арасында "Брейн-ринг" уены буенча республика турнирында җиңүгә хокук өчен көч сынашты. Менделеевск интеллектуаль уенда катнашучыларны алтынчы мәртәбә кабул итә. Узган елда Карпов исемендәге химия заводының "Нейтрон" командасы төп призны алды, шуның белән җиңүчеләр лигасында катнашу хокукына ия булды. Район башлыгы...

    Казан, Чаллы, Әлмәт һәм Менделеевск шәһәрләреннән 15 команда эшләүче яшьләр арасында "Брейн-ринг" уены буенча республика турнирында җиңүгә хокук өчен көч сынашты.
    Менделеевск интеллектуаль уенда катнашучыларны алтынчы мәртәбә кабул итә. Узган елда Карпов исемендәге химия заводының "Нейтрон" командасы төп призны алды, шуның белән җиңүчеләр лигасында катнашу хокукына ия булды.
    Район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин ярышта катнашучыларны сәламләде.
    - Бу уен республика яшьләре арасында элемтәне ныгыта, буш вакытны кызыклы үткәрү мөмкинлеге бирә, - дип билгеләп үтте ул.
    Премьер-лигада 13 команда катнашты. 30 сорауга иң күп дөрес җавап бирүчеләр финалга узды. Сораулар тарих, сәнгать, спорт, фольклор һ.б. өлкәләрдән булды. Мисал өчен, Наполеон фикеренчә, ул - приказ үтәүче халык. Аны бер сүз белән атагыз.
    НЭП заманында караклар жаргонында "капитализм богаулары" төшенчәсе нәрсәне аңлата?
    Кытайда кызлар һәм егетләр никах белдерүе буларак ил буенча ирекле хәрәкәт иткән әйберне файдалана. Этомонда үзләре турында мәгълүмат һәм партнёрга таләпләрен урнаштыралар. Бу өйләнешкән очракта гаилә реликвиясе булып кала.
    - Безнең заводтан бүген ике команда - "Хим-дым" һәм "Нейтрон" катнаша, - дип сөйли "Нейтрон" командасы капитаны Рамил Хөсәенов. - Командабызда алты кеше. Турнирдагы сораулар - фәннең төрле өлкәсеннән, шунлыктан андый бәйгеләргә әзерләнүнең бердәнбер мөмкинлеге - күбрәк уку, танып белүне киңәйтү.
    Нәтиҗәдә, Казаннан "Туполев" ҖЧҖ командасыннан калышып, егетләребез җиңүчеләр лигасында икенче урынны алдылар.
    Премьер-лигада Чаллыдан яшь педагоглар командасы лидер булды.
    Турнирны оештыручылар - республиканың промышленность предприятиеләре яшьләре берлеге вәкилләре районның яшьләр эшләре бүлегенә һәм 1 нче мәктәпнең өлкән сыйныфлар советына уенны әзерләүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерделәр.
    Брейн-ринг сорауларына җавапларны 4 нче биттән карагыз.

    Ольга Смирнова

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: