Раштуа ярминкәсе – изге традиция
Татар Чаллысы авылында Раштуа ярминкәсе изге һәм матур традициягә әйләнеп бара. 8 гыйнварда җирлек территориясендә булган бәйрәм чарасында катнашучы авыл халкы һәм кунаклар шундый фикергә килде. Идея биреп дәртләндерүче җирлек башлыгы Татьяна Кузнецова җитәкчелегендә социаль-мәдәни учреждениеләр хезмәткәрләре өченче ел рәттән изге традицияләрне һәм йолаларны яңарту буенча тыгыз элемтәдә эшлиләр. Ярминкәгә...
Татар Чаллысы авылында Раштуа ярминкәсе изге һәм матур традициягә әйләнеп бара. 8 гыйнварда җирлек территориясендә булган бәйрәм чарасында катнашучы авыл халкы һәм кунаклар шундый фикергә килде.
Идея биреп дәртләндерүче җирлек башлыгы Татьяна Кузнецова җитәкчелегендә социаль-мәдәни учреждениеләр хезмәткәрләре өченче ел рәттән изге традицияләрне һәм йолаларны яңарту буенча тыгыз элемтәдә эшлиләр. Ярминкәгә килүчеләр Раштуа рухын тулы күләмдә сизәргә өлгерделәр.
Дәртле музыка, шаян такмаклар, махсус киенгән кешеләрнең чыгышлары бәйрәмгә тагын да күңеллелек өстәде.
Үз эшенең осталары - шәхси эшмәкәрләр Фәрук Ситдыйков һәм Елена Сазонова әзерләгән хуш исле шашлык һәм камыр ризыкларыннан башка Раштуа ярминкәсен күз алдына китерү мөмкин түгел.
Җирлек башлыклары Евгений Никифоров, Валентина Мамакова, Нурия Сапаева, Илнур Ахунҗанов, Валентина Пономарёва, шулай ук "Юность" РМЙ директоры Рәйхана Ситдыйкова эгидасында чыгыш ясаган Яңабирде, Иске Гришкин, Монай, Камай, Ижёвка авыллары мәдәният йортлары артистлары зур бәйрәм атмосферасы тудырдылар.
- Без кунакчыллыгы, күләмле халык бәйрәмнәре үткәрү буенча тәҗрибә алу мөмкинлеге тудырганы өчен Татьяна Петровнага рәхмәтле, - диләр авыл муниципаль берәмлекләре җитәкчеләре.
- Элек изге традицияләр күп булган. Безнең бурыч - аларны яңартып, яшь буынга җиткерү, - диде сәламләү сүзендә район башлыгы Игорь Привалов исеменнән чыгыш ясаган башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Павел Миронов, җыелганнарга уңышлар, иминлек, сәламәтлек һәм бәхет теләп.
Район башкарма комитетының мәдәният идарәсе начальнигы Лилия Галиева чараны оештыручыларга һәм катнашучыларга рәхмәт белдерде.
Район Советы депутаты Миңнегаян Мөхәмәтҗанов һәм "Богатый лог" бакчачылык ширкәте рәисе Гөлшат Затеева котлауларга кушылдылар, хуҗаларга бүләк тапшырдылар.
"Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Клавдия Смирнова авыл мәктәбенең уку алдынгыларына Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре уңаеннан татлы бүләкләр тапшырды.
- Мин тамашадан кәнагәтьләнү алам. Күңелдә шатлык хөкем сөрә. Безнең өчен бәйрәм оештыруда катнашучыларга рәхмәт, - ди Галина Никифорова.
8 нче сыйныф укучысы Антон Фоминов бәйрәм җәелдерелгән мәйданга дуслары белән килгән.
- без канәгатьләнү хисе һәм яхшы кәеф белән үзара аралашабыз. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз, - ди Антон.
Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре товарлары күргәзмәсе игътибарны җәлеп итә.
- Күргәнегезчә, кәбестәнең ниндие генә юк: свежий, тозлы, ачытып тозлаганы. Һәм бу юкка гына түгел. Без бу яшелчәгә махсус басым ясадык, чөнки элек Татар Чаллысында кәбестәнең төрле сортларын үстергәннәр, аны сатып алырга төрле җирләрдән килгәннәр. Без "кәбестә" брендын кире кайтарырга телибез, - дип сөйли клуб мөдире Флёра Халикова.
Күңел ачу программасы кызу темплар белән дәвам итә. Кечесе һәм олысы әйлән-бәйлән уенында катнаша.
Җыелганнар Кыш бабай һәм Кар кызы белән берлектә халык яраткан җырларны башкаралар.
Лариса Кривилёва
Рәис Сәхапов фотолары
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 март 2021 - 16:03Хачапури рецепты Сырлы ризыклар яратучылар хачапури белән аш та ашый, чәй дә эчә ала.2300
-
5 март 2021 - 15:59Тихоновода яшәүче Анна Филатова икеләтә бәйрәм билгеләде Анна Григорьевнаны 95 яше һәм Халыкара хатын-кызлар көне белән район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева котлады.2500
-
5 март 2021 - 14:40Менделеевскиның 1 нче мәктәбе туган телләрне өйрәнүгә иҗади якын килә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге көне уңаеннан 1 нче мәктәпнең туган тел һәм әдәбият укытучылары Алсу Ганиева һәм Алсу Кәримова «Телләр белгән – илләр белгән» исемле чара үткәрделәр.2900
-
5 март 2021 - 14:38«Тоннель» кагыйдә бозучыларны ачыклады ЮХИДИ инспекторлары «Тоннель» профилактик рейдын үткәрделәр. Аның барышында автобуслар берөзлексез тикшерелде.3100
-
5 март 2021 - 14:371 нче мәктәп укучылары өчен технология дәресе 1 нче мәктәптә 17 тегү машинасы һәм 15 верстак юнәтелгән. 5-9 нчы сыйныфлар укучылары технология дәресендә тегү серләренә өйрәнәләр һәм махсус станокларда агач эшләнмәләр кисәләр һәм уялар.3000
-
5 март 2021 - 14:35Әлфия Когогина район активын 8 Март белән котлады РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина 8 Март алдыннан Менделеевск хатын-кызлары белән очрашты.3300
-
4 март 2021 - 14:26Район прокуроры сәламәтлек мөмкинлекләре чикле мәктәпнең укытучылар һәм укучылар коллективлары белән очрашты Актлар залында 7-9 сыйныфлар укучылары һәм мөгаллимнәр җыелды.6000
-
4 март 2021 - 13:23Торак йортларны саклыйк Бурмистров урамындагы 7 нче йортта вөҗдансыз кешеләр беренче подъезд диварларын кара маркер белән язып чуарлаганнар. Яшәеш кагыйдәләрен бозучылар билгеле түгел.4700
-
5 март 2021 - 14:42ЮХИДИ хезмәткәрләре менделеевск автоледиларына розалар һәм тюльпаннар бүләк иттеләр8 март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан дәүләт автоинспекторлары һәм ЮИД отряды «Автоледилар өчен чәчәкләр» акциясен үткәрделәр2800
-
2 март 2021 - 10:38ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Галләмованың юбилей кичәсе С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда уздыКлара Гәлимҗановна ветераннар халык хоры һәм «Талларым» татар җырлары ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе.8400
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.10300
-
2 март 2021 - 15:39Менделеевлылар күп милләтле якшәмбе мәктәпләре укучылары фестивалендә җиңү яуладылар Казанда күп милләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләр укучылары фестивале булды, дип яза муниципалитет сайты.9600
-
2 март 2021 - 10:38ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Галләмованың юбилей кичәсе С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда узды Клара Гәлимҗановна ветераннар халык хоры һәм «Талларым» татар җырлары ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе.8400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика