Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Район фольклор ансамбльләренең җыелма концерты

С.Гассар исемендәге мәдәният сараеның тантаналар залында район фольклор ансамбльләре концерты булды. Тамашачы татар, рус, мари,керәшен удмурт, телләрендә лирик һәм туган як турында дәртле җырлар тыңлап хозурланды. Күңелле такмаклар, эстрада, бию, дискотека төркемнәрендә күңел түренә үтеп керерлек музыкаль әсәрләр яңгырады. "Талларым", "Күңелле әбиләр" (Клара Галләмова), "Былина", "Эрвел" (Инна Килеева), "Туганайлар"(Анна Рябова),...

С.Гассар исемендәге мәдәният сараеның тантаналар залында район фольклор ансамбльләре концерты булды.

Тамашачы татар, рус, мари,керәшен удмурт, телләрендә лирик һәм туган як турында дәртле җырлар тыңлап хозурланды. Күңелле такмаклар, эстрада, бию, дискотека төркемнәрендә күңел түренә үтеп керерлек музыкаль әсәрләр яңгырады. "Талларым", "Күңелле әбиләр" (Клара Галләмова), "Былина", "Эрвел" (Инна Килеева), "Туганайлар"(Анна Рябова), "Купанча" ансамбльләре, "Спутник" коллективы (Марианна Кузнецова) чыгышлары кичәнең бизәге булдылар.

Залдагылар туган телдә фәһемле мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр, халыкларның борынгы һәм заманча уеннарында, җыр-биюләрдә актив катнаштылар. Ата-бабаларыбызның яраткан "Билбау", "Әйләнәдә уен", "Танышу", "Чишмәкәй" уеннары үзара дуслык, татулыкны тагын да ныгытты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск концерт Менделеевск яңалыклары

2
X