Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Редакция кунагы - җырчы Ләйсән Мингазова

Күптән түгел Ләйсән Мингазова “Күз яшьләре су” исемле яңа җырын халыкка тәкъдим итте.

. “МН” корреспонденты Валентина Коростелёва белән әңгәмә барышында җырчы киләчәккә планнары турында сөйләде.

– Хәерле көн, Ләйсән, җырның авторы кем?

– Исәнмесез.  “Күз яшьләре су” җырының авторы һәм композиторы мин.

– Җыр язу идеясы ничек туды?

– Мине тормышта еш аерылучы парлар борчый, аларның күңел халәте күз яшьләрендә чагыла. Шуның өчен җырымны “Күз яшьләре су” дип атадым.  Аерылышканнан соң да һәрвакыт яңа очрашулар, танышулар булачагын күрсәтергә тырыштым, чөнки күз яшьләре бары тик су гына.  Минем җырымны тыңлаган кеше, нинди хәлдә булуга карамастан, бәхетле киләчәккә ышансын иде... Һәркем аңа лаек!

Башымда уй-фикерләрем күп. Күптән түгел “Төш көче” ( сүзләре һәм көе үземнеке) җыры туды. Ул башка җырларга охшамаган, мин аңа күңел җылымны, мәхәббәтемне салдым, бераз борынгы һинд теле дә анда урын алды, шуңа күрә  җыр тылсымлы булып чыкты. Барысына да тыңларга киңәш итәм.

 – Ләйсән, “Күз яшьләре су” ничәнче җырың? Бу җыр әлегә җиденче. Минем җыр исемнәре күп, аларны киләчәктә тормышка ашырырга исәбем.

– Үз җырыңа клип төшерергә планлаштырасыңмы?

– “Күз яшьләре су” җырына клип төшерү турында сүз булды.

– Якын көннәрдә синнән нинди иҗат сюрпризлары көтәргә мөмкин?

– Иҗади планнар зурдан. Әлегә әйтә алмыйм. Тиздән минем “Рандеву” җырына клип күрә алачаклар.

  • Хәзер кайда чыгыш ясыйсың?
  • Мәскәүдә, шулай ук башка шәһәрләргә дә гастрольләргә чыгам. Нигездә, бу концертлар министр чаралары, бәйрәмнәр. Берүк вакытта  Россиянең олимпия комитетында эшлим, анда спорт чараларын ачуда катнашам. Спорт белән музыканы берләштерәм.
  • Менделеевлыларга нәрсә телисең?
  • Менделеевскида яшәмәсәм дә, мөмкинлек чыкканда анда булам. Шәһәрнең үсүенә, матурлануына шатланам. Менделеевлыларга ныклы сәламәтлек, бәхет телим. Бер-берегезне яратыгыз һәм бәяләгез.
  • Без, үз чиратыбызда, Ләйсәнгә иҗат уңышлары, чын хитлар һәм яңа үрләр яулавын телибез.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X