Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Роберт Миңнуллин төнлә арабыздан китте

Халык шагыйре Роберт Миңнуллин вафат.

Бу хакта шагыйрьнең бертуганы Ким Миңнуллин хәбәр итте. «Бүген төнлә абыебыз китеп барды», — диде ул.

Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортстанның Илеш районында туган. Озак еллар «Яшь ленинчы» («Сабантуй») газетасын җитәкләде. 1988-1994 елларда — Татарстан Балалар фонды рәисе. 1995-2014 еллларда — Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты иде.

Роберт Миңнуллин 72 нче яше белән бара иде. Каты авыру белән көрәште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев